Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабаш төп мәктәбе укучылары иҗаты

Кайтыгыз солдатлар

1941 елның 22 июнендә, аяз күкне яшен суккандай, ил өстенә зур, күтәрә алмаслык кайгы килә. Сугыш бик күпләрнең тормышын җимерә. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле ялкыны минем гаиләмә дә зур зыян китергән. Минем карт бабам, ягъни дәү әтиемнең әтисе 1941 елны илен, гаиләсен яклап сугышка киткән.

Әле яңа гына олы тормышта үз юлын тапкан, матур итеп гаилә корган бабаем мәңгелеккә алардан мәхрүм калган. Галимә әбием бабай сугышка киткәндә 25 яшьтә ике яшь бала белән кала. Бабам белән әбием бер кыз һәм ул үстерәләр. Әтиләре сугышка киткәндә зур кызларына ике яшь, ә малайларына ике ай гына була. Бабаемның олы кызы истәлекләренә караганда, ул Сабабаш авылында Әртилдә рәис булып эшләгән. Наҗия апа ул заманның авыр хәтирәләрен миңа бәйнә-бәйнә сөйләде. Сугыш башланганчы булган бәхетле балачагын да исенә төшерде. Бабаем рәис булып эшләгән вакытта кызын еш кына үзе белән эшенә алып килә торган булган. Шул вакытта нәни генә кызчыкның хәтерендә балачагындагы иң матур, иң якты хатирәләре уелып калган. Әтисе аны эшендәге тәрәзә төбенә утыртып куя да, нәни кызы кызыксыну белән аның нәрсә эшләгәнен карап утырган. Тик бәхетле гаилә тормышы озакка сузылмаган. Сугышның аяусыз ялкынына бабаем беренче елларны ук кереп киткән. Ә өендә берсеннән-берсе кечкенә ике нарасые белән аны яратучы хатыны көтеп калганнар. Ватан сугышы аларны мәңгелеккә аера. Сугышка киткәннән бирле бабаемнан бер хат-хәбәр дә килмәгән. Ә гаиләсе аны сагынып, зарыгып көтә. Гаилә төп терәксез калгач, яшәүләре бик тә авыр була. Әбием өстендә әле ике кечкенә бала да кала. Тик тамак туйдырырга кирәк булу сәбәпле, әбием колхозда эшли башлый. Иртә таңнан алып төнгә кадәр гаиләсенә нинди дә булса азык алып кайтырга тырыша. Бераздан кечкенә генә кызы да кул арасына керә башлый. Ул нәни энесенә әнисе эштә вакытта гел күз-колак була. Шулай итеп гаять авыр дүрт ел үтеп китә. 1945 елның маенда яу кырыннан солдатлар кайта башлый. Дүрт яшьлек кечкенә дәү әтием дә зарыгып әтисен көтә. Бервакыт алар күрше малае белән яңа кайтучы солдатларны каршы алырга чабалар. Малайлар икесе дә бик кечкенә, шуңа күрә әтиләрен хәтта танымыйлар да. Чөнки аяусыз сугыш аларны бик тә иртә аера. Тик малайлар барыбер нәрсәгә дә булса өметләнеп солдатлар каршына йөгерәләр. Олы юл буйлап бары тик бер генә солдат кайтып килә. Ул күрше малаеның әтисе була. Ата белән ул бер-берсен танып кочаклашалар, күрше малае бик тә шатлана, әтисенең җилкәсендә утырып кайта. Ә дәү әтием шул вакытта гарьлегеннән, нәүмизлегеннән елый-елый өенә йөгерә. Аның әтисе генә кайтмый. Сугышка киткәннән бирле бер хат-хәбәре килмәсә дә гаиләсе бабамны бик озак еллар буе көтә. Бәлки кайтыр әле дигән өмет беркайчан да өзелми. Аларның сугыштан соңгы балачагы да күз яшьләренә төренеп үтә. Галимә әбием дә иренең кайтуына ахыргача өметен өзми, гомеренең соңгы көненә кадәр аны көтеп үткәрә. Чөнки «үлде» дигән кәгазе килми, хаты-хәбәре дә булмый. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы минем дәү әтиемне һәм аның апасын әтисез калдыра, әбиемне гомерлеккә тол итә.

Авылыбызның «Хәтер такта»сында Галимҗан Шәрип улы Шәрипов хә­бәрсез югалганнар исемлегендә тора. Илебезнең тынычлыгы өчен көрәшүче бабам батырларча һәлак була. Бары тик аларның тиңдәшсез батырлыгы белән генә без бүген матур, тыныч тормышта яшибез. Шуңа күрә бүген исән-сау булган ветераннарыбызны хөрмәтләргә, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк. Сугышта катнашучыларга мәңгелек дан!

Гөлия Шәрипова,

VII сыйныф укучысы.

Нәселем шәҗәрәсе-гаиләм горурлыгы

Мин нинди нәсел кешесе? Кем минем бабаларым? Алар нинди кеше булган? Нәсел агачына нинди төс биргәннәр? Кешеләргә нинди файда китергәннәр? - дигән сораулар туды миндә. Аларга җавап эзләп, мин күп туганнарыбызга мөрәҗәгать иттем. Күп мәгълүматлар туплап, үземнең нәсел шәҗәрәмне төзедем.

Шуны белүгә ирештем: мин - данлыклы сандык ясаучы осталар нәселеннән.

Үземнең шәҗәрәмне сандык рәсемнәре белән төзедем. Бу символны куллануым нәселемнең үзенчәлеген ача торган фактор диеп уйлыйм.

7нче буыным - Шәймәрдан бабай. Ул 1825-1904 елларда яшәгән. Борынгы бабае­быз­ның тамырлары Сабабаш авылыннан. Ул гомере буена агачтан авыл өчен кирәкле җиһазлар ясаган. Шәймәрданның уллары Сабир һәм Латыйп, кызы Хәят булган. Латыйп дигәне әтисенең һөнәрен үз кулларына ала һәм анын эшен дәвам итә. Ул 1848-1920 елларда гомер итә.

Әхмәтгәрәй исемлесе (1878-1944) атасының эшләрен дәвам иткән, шуның ярдәмендә ул оста сандыкчы, итек басучы буларак дан ка­занган. Кул хезмәте белән халыкның мән­фәгатен кайгырткан һәм Сабабаш авылын танытучы булып тарихка кереп калган.

Әхмәтгәрәй үзенең осталыгын - сандык ясауны 5 баласының берсенә - улы Шәмәнгә өй­рәтеп калдырган. Ул 1902-1988 елларда гомер иткән. Төрле сандыклар ясап тирә-юньдәге кешеләрне сөендергән. Ул атасы шикелле агачны оста эшкәрткән, төрле бизәкләрне оста ясау белән аерылып торган. Кәләшләр татар халкының йоласы буенча сандыкка үзләренең бирнәлекләрен салганнар һәм гомер буена шунда саклаганнар. Ул үзенең кул җылысын һәрбер ясаган әйберләренә салып барган. Бөтен тирә-яктан, чит өлкәләрдән сандык алырга килгәннәр. Аны "Азат хатын" журналына бастырганнар, бабайга багышлап Фәйрүзә Мөслимова шигырь дә яза.

Муллыйга килгәндә аның улы Әлфрит хә­зерге вакытта данлыклы рәссам буларак хөрмәт казанган. Аның иҗат иткән әсәрләре арасында безнең буынны һәм авыл тормышын сурәтләгән рәсемнәре бар.

Кәшип бабайга (1928-1995) килгәндә ул бабасы Шәмән янында кечкенәдән үк аның һөнәренә өйрәнә башлый һәм шуның буенча танылып китә. Еллар үтә барган, сандык даны Татарстан буйлап сәяхәт иткән. Кәшип бабайның оста кулларыннан үткән сандыклар Казан сәнгать милли музеенда урын алган. Кәшип бабамның осталыгы 5 баласының 2 улына да күчә. Аның улы Нурислам хәзерге вакытта агач эше остасы булуы белән танылды. Аның кулында агач төрле матур тәрәзә йөзлекләре, ишеккә, урындыкка, эскәмиягә һәм башка кирәк- яракларга әйләнә. Тирә-юньдәге халык Нурислам абый ясаган әй­берләрне бик яратып ала.

Ә әтиемә килгәндә, ул бабам Кәшиптән сандык ясау серләрен өйрән­гән. Зур һәм кечкенә сандыклар ясап кә­ләшләрне сөендереп гомер кичерә. Сандык серләренә мин һәм энем Нияз белән әз-әзләп төшенеп киләбез. Беренче сандыгымны 2014 елда ясап, районкүләм технология олимпиадасында 7-8 сыйныф укучылары арасында 1нче урынны яуладым. Димәк, минем бабайлар үзләренең кул хезмәте белән татар халкының милли гореф-гадәтләрен үстерүдә өлешләрен керт­кәннәр. Аларның башлаган эшләрен мин дәвам итәчәкмен һәм үземнең балаларыма да өйрәтермен.

Инсаф Шәмәнов,

VIII сыйныф укучысы.

Әниемә

Минем әнием укытучы

Балаларны ярата.

Ул зурларга бик тырышып,

Тарих фәнен аңлата.

Ә өйдә без әти белән

Бер әнигә дүрт егет.

Барсына да өлгерә ул,

Тормый һичкайчан җебеп.

Бәйли, тегә, җыештыра,

Тәмле ашлар пешерә.

Күп итеп керләр юа ул,

Булыша әбиләргә.

Әнием, ихлас күңелемнән

Әйтәм, сиңа, зур рәхмәт!

Синең кебек әни булгач,

Гаиләбездә бик рәхәт.

Ранил Исмәгыйлов,

VI сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев