Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабызда төзекләндерүдән соң мунча ачылды

Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару гомуми йортларда яшәүче өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлеше. Аларның күпчелеге өчен бу кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә. Әмма Сабадагы мунча ел башыннан хезмәт күр­сә­түне туктаткач, әле­ге мөмкинлек бетеп торды. Аңа ремонт үткәрү идеясен 2016 ел башында күптармаклы...

Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару гомуми йортларда яшәүче өлкәннәр тормышының аерылгысыз өлеше.

Аларның күпчелеге өчен бу кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә. Әмма Сабадагы мунча ел башыннан хезмәт күр­сә­түне туктаткач, әле­ге мөмкинлек бетеп торды. Аңа ремонт үткәрү идеясен 2016 ел башында күптармаклы җитештерү предприятие директоры Илнур Хә­бибуллин коллектив җыелышында район башлыгы алдында күтәргән иде. "Рәис Нургалиевич, сезнең ярдәмнән башка барып чыкмас, ремонт өлешен берәр программага кертеп булмасмы икән?"- дип сөйләде ул. Рәис Миңнеханов шунда ук мунча хезмәтен яңача һәм заманча оештыру зарурлыгын ассызыклап, тәкъдимнәрен бел­дерде. Озак­ламый бинада тө­­зекләндерү баш­ланып та китте. Изге ниятне күздә тот­кан эшнең ахыргы нә­тиҗәләре дә күңелле була. Оста куллы төзүчеләр кулы белән "Мунча-сәла­мәт­ләндерү үзәге"нә әве­релгән бинаның ишеге узган шимбәдә кабат­тан ачылды. Хезмәт күр­сәтүне дә изге эштән - бе­ренче клиентлары - өлкәннәрне бушлай мунчага чакырудан баш­лады. Шимбәдә үзәк хатын-кызлар өчен эш­ләде. Хәтта чират та барлыкка килде. Аларның күбесе бу көнне зарыгып көт­кән. Әлбәттә, берсе дә юынмый тормаган, туганнарына йөргән, бассейнга барган, фатирларында душ кабинасында коенган. Са­ба халкы кунак­чыл, дусларын-танышларын да якын итеп, мунчага чакыра, килмәсәләр - үпкәли. Үзәктән беренчеләрдән булып юынып чыккан апабыз да шуны сәбәп итеп, исемен язмавымны үтенде. "Гомуми мунчага йөргәнемне белсәләр, яратмаслар. Гел туганнарны мәшәкатьлисе дә килми бит. Мунча бик яхшыга үзгәргән, элеккесе белән чагыштыра торган түгел",- диде ул. Аннан соң үзенең тәэсирләре белән Мөнәвәрә апа Хәйруллина уртаклашты. "Хәзер кайбер район үзәкләрендә мунчаны бетерәләр. Бездә, менә күрәсез, рәхмәт яугыры, яңарттылар, бу көнне бик көттек. Хезмәт күрсәтүчеләрен дә сайлап алганнар диярсең. Бик мөлаемнар",- диде ул. "Алланың рәхмәте яусын җитәкчеләргә.

Хәзер гел шушы мунчага йөрисе була,- дип сүзгә кушылды Зөлфия Степанова. Мунча хез­мәт­кәрләре ул көн­не өлкәннәр янында бөтерелеп кенә йөр­­деләр. Мөршидә Миң­галиева юынып чы­­гучыларга лимонлы яки сөтле кайнар чәй әзер­ләде, коймак, бал белән сыйлады. Барысы 50ләп әби-апа бушлай хезмәттән файдаланды ул көнне. Якшәмбедә 25ләп ир-ат мунча керде.

Төзекләндерүдән соң мунча-сәламәтләндерү үзәгендә халыкка хезмәт күрсәтү төрләре күпкә арткан. Парлап яки гаиләләре белән мунча керергә теләүчеләргә ике һәм дүрт кешелек бүлмәләр булдырылган. Аларда парлану зонасы, эсседән чыккач, иркенләп утырырга чәй эчү урыны да бар. Төрек мунчасын, ягъни хамамны яратучыларның да теләге исәпкә алынган. Биредә эсселек азрак, әмма дымлылык бик югары, 70-100 процентка җитәчәк һәм андый пар тән терморегуляциясенә уңай тәэсир итә. Шулай ук клиентлар фито­мичкәдән, массаж хез­мәтеннән дә файда­лана алачак. Стеналарына ябыштырылган тоз белән сихәтләнү бүл­мәсен эшләтеп җибәрү өчен дә махсус аппарат кайтканын гына көтәләр. "Сәламәтлеген кайгыртучыларга тоз күлләренә йөрисе дә булмый. Без заман талә­бенчә үзәк булдыру турында күптәннән хыялландык. Ниһаять, бу проблемага чишелеш та­былды. Аллаһ боерса, клиентларыбыз күп булачагына ышанабыз",- ди Илнур Хәбибуллин.

Директор әй­тү­­ен­­­чә, мунча-сәламәт­лән­де­рү үзәге күп­ләр­гә сәламәтлек, тән си­хәте бирәчәк. Би­на­да Кәүсәрия Вәлиәх­мә­товага арендага бирелгән "Бәхет" сә­­ламәт яшәү рәвеше клу­бы да шушы максатны күздә тота. Ә Зөлфия Гыйззәтова ке­шеләрнең тышкы матурлыгын кайгыртуга - чәчтараш хезмәте күрсәтүгә алынды.

ү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев