Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада 2016 елның тәүге сабые Аязны тәбрикләделәр [+фоторепортаж]

Саба үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортыннан 2016 елда туган тәүге сабыйны чыгардылар. Ул - Байлар Сабасында яшәүче Гөлия һәм Алмаз Яруллиннарның уллары - Аяз.

Аяз гаиләдә икенче сабый, аның Әмир исемле абыйсы да бар. Бәхетле әти-әниләрнең шатлыкларын уртаклашырга әби-бабайлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова килгән иде. Таһир Шәрәфиев Яруллиннарга район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X