Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада алтын туйларын билгеләп үтүче парларны тәбрикләделәр [+фото]

1 октябрьдә Саба спорт комплексы нурга күмелде. Ак яулыклы әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның йөзләреннән бәхетле картлыкның шатлыклары сипте ул нурны. Парлы булып гомер итү һәркемгә дә язмаган.

Ә тантанага килгән өлкәннәр алтмыш яки илле ел элек гаилә корганнар да, сөенечен-хәсрәтен дә бергә җиңеп, парлы булып шушы көнгә килеп җиткәннәр. Янәшәләрендә балалары, оныклары кайнаша. Алтын туйларын билгеләп үтүче утыз ике пар Мендельсон маршы яңгырап торганда, тантаналы төстә язылышканнан соң бәйрәм кичәсе түгәрәк өстәлләр артында дәвам итте. Ә бәйрәмгә килә алмый калган унбер парны үз авылларында тәбрикләячәкләр.

Бәхетле парлар бер-берсенә охшаш булалар, дип халыкта болай гына әйтелмидер. Аларда чыннан да мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм килешеп яшәү аурасы хакимлек итә. Яшьләре олыгайса да, шуңа күрә дә картаймаганнар алар. Бәйрәмгә җыелган парларның да карашларыннан шул тоела.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов та:

- Сезне өлкәннәр диеп әйтеп тә булмый, сез һаман да матур. Башкарган эшләрегез, тәрбияләп үстергән балаларыгызның эшләре үрнәк. Сез тырышканга бүген без шундый матур тормышта яшибез, - дип рәхмәт хисләрен җиткерде.

Картларда китап акылы, диләр бит. Югары Шытсу авылыннан килгән Разия һәм Нурислам Нәбиуллиннар да яшьлек туйларын билгеләп үтүче парларга матур теләкләр җиткерде. Бриллиант туйларына килеп җиткән бу өлкәннәрнең киңәше чыннан да урынлы. Озак еллар терлекчелектә эшләгән Нурислам абый һәм киатпханәче, агент булган Разия апаның тормышы гел шатлыктан гына тормаган. Өч бала үстереп, ике улларын соңгы юлга озаттылар. Шулай да сынмый-сыгылмый кече улларының гаиләсе тәрбиясендә яшәп, оныклар үстерешәләр.

- Сабыр булыгыз балалар, бер-берегезне хөрмәтләп яшәгез, каенана-каенаталарыгыз булса, аларны якын итеп гомер итегез, - дип яшь парлар - Айгөл һәм Нияз Ишниязовларга Коръән китабын тапшырды. Ә район башлыгы Рәис Миңнеханов Разия апаның иңнәренә ак шәл япты, Нурислам абыйга түбәтәй бүләк итте.

Парларны тәбрикләү тантанасында әби-бабайларның кул эшләреннән күргәзмәләр дә оештырылган. Ниләр генә юк анда! Күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар да, ризыклар да урын алган.

- Безнең Миңгәр авылыннан Рәфхәт абый мичләр дә ясый. Монда сыймый бит, алып килә алмадык, - дип авылдашлары белән горурлануын уртаклаша Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина. - Кифая апа белән бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Ногмановларның нәселләре, гаиләләре, балалары үрнәк булып яши. Андый парлар күбрәк булсын иде.

Тантанага килгән бәхетле парларны балалары, алар хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан оешма җитәкчеләре дә бүләкләде. Алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән һәр парның да гомер юлы алтынга тиң. Мәхәббәттән бигрәк сабырлык, ихтирам белән чорналган бәхет йомгагы Алтын туйга кадәр алып килгән үзләрен. Хәзерге яшьләргә дә өлге булсын иде алар узган тормыш.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев