Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада бер койка-көннең бәясе былтыр­гы күрсәткеч белән чагыш­тырганда ике тапкыр арткан.

Узган якшәмбедә районыбыз медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билге­ләп үтте.

Җәй көне узгынчы чирләр чигенеп то­ра. һөнәри бәйрәм ясар өчен ир­кенрәк вакыт. Әмма Саба поликлиникасында та­биб кабинетларында җәен дә һәрвакыт кеше булыр. Хи­рург ишеге төбендә дә аяк-куллары бәйләүлеләр, кул­тык таяклылар байтак күренә.

-Төрле имгәнүләр, кисе­лүләр, кысылулар, ягъни кичектергесез хирургия ярдәме кирәк пациентларның бетеп торганы юк,- ди табиб Ирек Йосыпов.- Күбесе эчүчелектән килеп чыга. Зарарлы гадәтләрен ташласалар, хастаханәгә азрак йөрерләр иде.

Әлегә күп йөриләр. Былтыр амбулатор-поликлиникада кабул ителүдә пациентлар барысы 274930 тапкыр булган. Ягъни бер кеше елга уртача 8,8 тапкыр табибка күренгән. Хастаханәгә бер тапкыр да бармаучыларны исәпкә алсак, бу сан 2-3кә тапкырланып, "бүлнис" юлыннан кайтып кермәүчеләрнең дә шактый икәнлеге турында сөйли.

Әмма баш табиб Зөфәр Сираҗиев шактый куанычлы саннар да китерде. Былтыр районда йогышлы чир - туберкулез теркәлмәгән. Флюорография шуны күр­сәтә.

-Районда үлем кими, табигый үсештә уңай якка үзгәреш бар. Мең кешегә исәпләгәндә гомерендә бе­рен­че тапкыр авырып килү­челәр, хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалтучылар азайды,- ди баш табиб. - Шул ук вакытта койкалар саны кыскара бара. 2011 елда хастаханәләрдә берьюлы 178 кеше дәвалана алса, быел 161гә калды. Бер койка-көннең бәясе былтыр­гы күрсәткеч белән чагыш­тырганда ике тапкыр артты. Гомумән, өстенлекле "Сә­ламәтлек" милли проектын­ гамәлгә ашыруда безгә бәй­ле булмаган шактый проб­­лемалар бар. Аларны Медицина хезмәткәрләре көнендә онытып торып, һөнәр осталарының берничәсен генә булса да атап үтәсе килә: балаларыбыз, оныкларыбыз укып искә алырлар. Хәзерге көндә дүрт атказанган табибыбыз бар, тагын 15е югары категорияле. Былтыр ике табиб Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Быел исә "Үз һөнәренең остасы" исеме хирург Ирек Йосыповка бирелде. Табиблар гаиләсендә үскән, грамоталы, эшенә җаваплы карый. 2007 елдан лор-табиб вазифасын да үз өстенә алды. Хастаханәдә яңа төр операция - аденотомияне башлады.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев