Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада буран көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә кыска вакытлы буран чыгачак, күз күреме 1 чакрымга кадәр кими. Иртәгә, 21 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява. Җил төньяктан исә. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә кыска вакытлы буран чыгачак, күз күреме 1 чакрымга кадәр кими.

Иртәгә, 21 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява. Җил төньяктан исә. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7 градус салкын, көндез исә 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Казанда явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә - 3-6 градус салкын, көндез 1-4 градус җылы булыр, дип фаразланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X