Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада – Итальян егете

13 ноябрь көнне Сәләтле балалар мәктәбенә кунакка Итальян егете Маттео Бенусси килде. Ул Венециядән 30 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә шәһәрчектән - Тревизордан.

Тревизорда урта мәктәпне тәмамлап, Венециядә лицейда укый. Аннары Венециянең Ка Фаскари университетында антропология булеген тәмамлый. Бүгенге көндә Англиянең Кембридж университеты аспиранты. Татарстанга килүенең төп максаты - татар телен өйрәнү. Ул 1 ел эчендә чиста татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Шулай ук камил дәрәҗәдә рус, инглиз, итальян телләрендә сөйләшүе белән сокландырды. Маттео бик аралашучан. Ул укучыларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде. Шулай ук Лесхоз бистәсендәге урман музеенда, Сабаның туган якны өйрәнү музеенда да булырга өлгерде. Маттео белән очрашу - тырышлык һәм теләк булганда куелган максатларга һәрвакыт ирешергә мөмкин дигән фикерне раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев