Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада күпфатирлы йортларда капиталь ремонт [+фото]

"Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында"гы Федераль законны тормышка ашыру максатында быел Шәмәрдәндә 5 күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрелә.

Шуларның икесен - Шәмәрдәннең Фатих Кә­рим урамындагы 9нчы һәм 11нче йортлар­ны төзекләндерүгә җавап­лылыгы чикләнгән "Саба "Мелиорация ПМК" җәм­гыяте алынды. Ике объектта 4,3 миллион сумнан артык эш башкару планлаштырылган. Ремонтны моннан 20 еллап элек панельдән төзелгән 9нчы йортта яшәүчеләр аеруча көткән.

"Стеналар бик юка, салкын үткәнлеге кулны куюга сизелеп тора. Сайдинг белән тышлау йортны җылытып кына калмый, тышкы кыяфәтен дә үзгәртә. Бу тирәдә андый ямьсез йорт бер без генә калган идек",- диде Газинур исемле ир-егет. Фасадны җылытуга 3,131 миллион сум тотылачагы ук ремонтның тиешенчә булачагын күр­сәтә. "Сайдинг белән тышлаганчы стеналарны 10 сантиметрлы ике кат җылыту материалы белән төрәбез. Барысы 805 квадрат метрлы стенаның өч ягын бер ай дигәндә эшләдек.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X