Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада –кукмаралылар

26 октябрьдә Сабада күрше Кукмара районы вәкилләре кунак булды. Районыбыз тормышы белән танышу максатыннан килгән күршеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов озата йөрде һәм районыбыз тормышы белән таныштырды.

–Авыл җирлекләре эшчәнлекләрен тагын да активлаштыру өчен һәр ай саен бер җирлектә җыелып фикерләшәбез. Тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан авыл җирлекәре башлыклары белән республикадагы үрнәк  районнарга да чыгарга булдык. Күршеләр ничек яши микән, дип кызыксынып Сабага килдек. Лесхозның чисталыгына, район үзәгендә барган төзелешләрегезне күреп сокландык, – ди Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Кукмара районы вәкилләре легендар урманчы Нургали Миңнеханов һәйкәленә венок салды, Лесхоздагы Урман һәм Кыңгыраулар музеенда, район үзәгенең Сабинка елгасы яр буендагы төзелеп килүче паркта, “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X