Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада “пропискага кергән” төлкенең эзенә төшкәннәр

Хәтерләсәгез, күптән түгел Сабадагы шәхси хуҗалыкларның кош-кортларына төлке һөҗүм итүе турында язып чыккан идек. Төлке һаман үзенең кыңгыр эшен кылып, зыянын сала торды.

Хәтта җирән койрыкны кеше күп йөри торган урыннарда, торак пункт эчендә дә күрүчеләр булды. Редакциябезгә "Нигә берәр чара күрмиләр икән, көн саен төлке кермәде микән дип тавык-чеби өчен ут йотып торабыз, хәл итсеннәр иде", дип мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Ниһаять, райондашларыбызны тынычландырырга ашыгабыз: Сабада "пропискага кергән" төлкенең эзенә төшкәннәр. "Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов җитәкчелегендә киңәшмә үткәрдек. Анда күпләргә зыян китергән төлкене табып, юк итәргә дигән фикергә килдек. Саба аучылык хуҗалыгының Ленин, Кукмара участокларыннан, Шыңардан һәм Сабадан аучылар чакырдык. Аучылар иртәдән төшкә кадәр Иске, Яңа зират биләмәләрен, посадкаларны айкап чыктылар. Төлкене исә Ленин урамы башындагы тирән елга янында табып, юк иттеләр, - дип хәбәр итте Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев