Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада республика урологлары киңәште

Узган җомгада Сабада Урологлар көненә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли табиблар конференциясендә мәни бизе авыруларын дәвалаудагы яңа алымнар турында сөйләштеләр. Татарстанда мондый форум медицина тарихында беренче тапкыр үткәрелде. Районыбызга республика районнары һәм шәһәрләре хастаханәләреннән 90га якын табиб килгән иде. Сүз быел Сабада мәни бизе аденомасын лазер ярдәмендә алу ысулы белән операция...

Узган җомгада Сабада Урологлар көненә багышлап үткәрелгән республика фәнни-гамәли табиблар конференциясендә мәни бизе авыруларын дәвалаудагы яңа алымнар турында сөйләштеләр. Татарстанда мондый форум медицина тарихында беренче тапкыр үткәрелде. Районыбызга республика районнары һәм шәһәрләре хастаханәләреннән 90га якын табиб килгән иде. Сүз быел Сабада мәни бизе аденомасын лазер ярдәмендә алу ысулы белән операция ясау башланганнан соң әлеге алымны киңрәк җәелдерү, уникаль җиһазны мастер-класслар үткәрү өчен дә файдалану турында барды. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов сөйләде. Хирург-урологлар шулай ук республика клиник хасхаханәсе бөер күчереп утырту бүлеге мөдире Ринат Галиев, Казан медицина академиясе урология кафедрасы профессоры Олег Лобкарев, Мәскәүнең Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты галиме Николай Сорокин һәм башкаларның чыгышларын тыңладылар. Конференциядә күтәрелгән проблемалардан төп игътибар мәни бизен лазер ярдәмендә алуның техник ягына, республика урология хезмәтенең амбулатор һәм стационар бүлекләренең үзара хезмәтәшлектә эшләвен тәэмин итүгә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X