Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада төнлә исерек хәлдә тотылган балигъ булмаган егеткә 3 мең сум штраф түләргә туры килде

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында Эчке эшләр министр­лыгының Саба бүлегеннән кергән 10 материал тикшерелде.

Комиссиягә төрле сәбәпләр аркасында гаиләдә бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән дүрт гаилә чакырылып, ата-аналарга катгый шелтә белдерелде. Социаль яктан куркыныч дип табылган бер гаилә учетка куелды. Саба гимназиясендә укучы малайның билгеләнгән вакыт арасында үзен бары яхшы яктан күрсәтүе һәм дирекция тарафыннан язылган уңай характеристикага нигезләнеп комиссиядән учеттан төшерелде. Каралган беркетмәләрнең өчесе Сабада яшәүче балигъ булмаган егетнең төнге 22 сәгатьтән соң спиртлы эчемлек кулланган хәлдә булуы белән бәйле материал тикшерелде. Егетнең тәртипсез тормыш рәвеше алып баруы аның опекунына 3 мең сум матди зыян китерде.

Аннан комиссия утырышы Шәмәрдәндә дәвам итте. Балалары "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче өч гаиләнең күп суммада бурычлары җыелуга кагылышлы гариза тикшерелеп, эшләрен судка әзерләргә дигән тәкъдим кертелде. Казан шәһәрендәге уку йортларының берсендә укучы студент кызның белем алуга салкын каравы хакында язылган хат тикшерелеп, әнисенә кисәтү ясалды. Закон тарафыннан һәркемгә дә урта белем алу мәҗбүри икәнлеге искәртелде. Күп бала тәрбияләүче гаиләдә әти кешенең даими эчкечелек белән шөгыльләнүе, өйләрендә санитария кагыйдәләре үтәлмәве сәбәпле полиция тарафыннан төзелгән материал тикшерелеп, 200 сум штраф чарасы кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев