Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада яшәүче Нәфисҗамал Котдусова 90 яшен каршылады [+фоторепортаж]

«Балаларым тәрбияләмәсә, бу кадәр озак яши алмас идем, бик кадер-хөрмәт күрәм, бар рәхәтем картлыгыма калган», - ди Сабада яшәп, 30 октябрьдә 90 яшен тутырган Нәфисҗамал Котдусова.

Авыр сугыш елларында яп-яшь көе тракторлар иярләп, Җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән Нәфисҗамал әби кадер-ихтирамга бик лаек. Тырыш, намуслы хезмәт бервакытта да югалмый. Аны олы юбилее көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, «Балкыш» үзәге директоры Рөстәм Равилин тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар. «Сугыш чорында тракторда тырышып эшләгән өчен 4 тапкыр районга чакырып бүләкләделәр, эштән курыкмадым, карышмый эшләдем дә эшләдем», - ди ул. 1947 елда тормыш иптәше Хөснулла белән кавышып, биш балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә 3 балалары исән-сау. Әбекәй улы Габид, килене Гыйльмия тәрбиясендә иминлектә бәхетле картлык кичерә. 6 оныгы, 8 оныкчыгы өчен бик кадерле ул. «Сугыш күрмәгән буын бик бәхетле ул. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын», - дип әбекәй һәр тыныч көнгә дога кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X