Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабага базар кирәк

Быел бакчаларда җиләк-җимеш ишелеп уңды. Җиләк-карлыган, чияләр муллыгына исең китәрлек. Алмалар өлгерер чак та җитә. Вакытында өлгереп эшкәртергә генә кирәк. Үзебездән артканын сатар идек, әмма базар юк. Бу күпчелек халыкны борчый торган сорау. Җиләк-җимеш, яшелчәләр чорында булса да ачык базар булдыру мөмкин булмасмы икән? Фатыйх Фәтхерахманов. Байлар Сабасы. Саба шәһәр...

Быел бакчаларда җиләк-җимеш ишелеп уңды. Җиләк-карлыган, чияләр муллыгына исең китәрлек. Алмалар өлгерер чак та җитә. Вакытында өлгереп эшкәртергә генә кирәк. Үзебездән артканын сатар идек, әмма базар юк. Бу күпчелек халыкны борчый торган сорау. Җиләк-җимеш, яшелчәләр чорында булса да ачык базар булдыру мөмкин булмасмы икән?

Фатыйх Фәтхерахманов.

Байлар Сабасы.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов җавабы:

- Дөрестән дә, хатта язылганнар дөреслеккә туры килә. Хәзерге көндә, халыкның үстергән һәм артып калган әйберләрен сату өчен, Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә, бөтен санитария-эпидемиология таләпләренә туры килерлек базар юк. Бу көн кадагындагы борчыган сорауларның берсе булып тора хәзерге көндә. Мондый базарны, җирле бюджет хисабыннан гына төзергә финанс мөмкинчелеге юк. Шунлыктан без районның эшмәкәрләренә дә мөрәҗәгать белән чыктык. Әмма, хәзерге көнгә кадәр базар төзергә ризалык белдергән эшмәкәрләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев