Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабага Бердәм Россия партия эстафетасы килде [фоторепортаж]

Узган җомгада Саба районы "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" партия эстафетасын кабул итте.

Шулай итеп, партия командасы районнарда, халык белән очрашып, наказлар җыя. "Бердәм Россия" партиясе логотибы һәм лозунглар язылган автобус Балалар иҗат үзәге каршына килеп туктады. Биредә Бердәм россиялеләр командасында Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, районыбыз җитәкчеләре, район Советы депутатлары, иҗтимагый хәрәкәт активистлары бар иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов мәйданга җыелган халыкны кандидатлар, депутатлар белән эчкерсез, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырганнан соң ул районда республика программалары буенча төзелгән, төзекләндерелгән социаль һәм спорт объектлары турында сөйләде. Марат Бариев үзенең чыгышында:

- Рәхмәт барыгызга да очрашуга бердәм килгәнегезгә. Үзегез белән балаларыгызны да алып килгәнсез. Рәхмәт сезгә, хезмәтегезгә, без шулай бердәм булырга, тупланып эшләргә тиеш, - дип сөйләде.

Жыелган халык депутатлыкка кандидатларга наказлар бирде. Иң беренче Сабаның күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җир участогында инженерлык коммуникацияләре булдыру мәсьәләсен күтәрделәр. Район үзәге төзекләнә, яңа урамнар барлыкка килә. Әмма әле халыкны борчыган мәсьәләләр дә җитәрлек. Күп балалы гаиләләр үзләренә бирелгән участокларда төрле программалар буенча йортлар төзи, ләкин аларга газ килмәгән, юл салынмаган, электр чыбыклары сузылмаган. Күп бала анасы буларак җир кишәрлеге алган һәм АПК программасы белән йорт төзегән Гөлия Галимова әлеге проблеманы хәл итүне тизләтүне сорады. Әлеге сорауга Марат Бариев: "Мин Сабада шундый 200ләп гаилә бар дип аңладым. Беренчедән, сезгә зур рәхмәт күп балалар тудырган, үстергән өчен. Ә сезнең сорауга килгәндә, без, әлбәттә, уйлашырбыз. Әлеге инфраструктураны эшләүдә дәүләт сезгә ярдәм күрсәтергә тиеш. Чөнки үзегезгә аны хәл итүе бик авыр. Мин бу тәкъдимне наказ итеп алам. Хөкүмәт, республика, район җитәкчеләре белән бергәләп уйлашырбыз, карарбыз, нинди программалар аркылы бу эшләрне башкарып чыгарга. Ә глобаль дәрәҗәдә әйткәндә, бу проблеманы хәл итү мәсьәләсендә бер төркем депутатлар эшли башлаган иде. Сайлаудан соң эш дәвам итәр дип уйлыйм",- дип җавап бирде.

Гимназиянең физкультура укытучысы Ренат Гафиятуллин тагын бер спорт зал төзүдә ярдәм итүен сорады. "Сабабыз үсә, балалар саны арта. Гимназиянең ике спорт залы, аларда берьюлы дүрт класс шөгыльләнә ала, тырышабыз. Шулай да тагын бер спорт залы төзелсә, әйбәт булыр иде",- диде ул. Марат Бариев әлеге мәсьәләнең тәҗел булуын, аны хәл итү юлларын эзләү кирәклеген әйтте. "Спорт заллары проблемасы ил күләмендә принципиаль хәл ителер дип уйлыйм. Яңа мәгариф һәм фән министры да физкультура дәресләрен тагын бер сәгатькә озайтырга кирәклеге турында белдерде. Атнага дүрт тапкыр физик тәрбия дәресләре кертү спорт заллары төзелешенә дә этәргеч бирер",-диде депутатлыкка кандидат.

Сабалылар шулай ук кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәге төзүне дә сорадылар. Кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез дип сабалыларның сорауларын теркәп куйдылар депутатлар. Әле соңыннан да халык арасына төшеп, алар белән аралаштылар, сорауларына җаваплар бирделәр. "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" эстафетасы инде дүрт атнага якын дәвам итә. Кандидатлар халык бе­лән турыдан -туры сөйләшүгә зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев