Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабага республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде (фоторепортаж)

Бүген районыбызда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готоф улы Әхмәтов булып китте.

Аны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озата йөрде. Баш аграрийның районга килүенең төп визиты - чәчүлекләрнең торышы һәм Килдебәк авылында урнашкан "Лукоз-Саба" кәҗә фермасының эшчәнлеге белән танышу. Министрны барысы да - хезмәт шартлары, ферманың киләчәктәге планнары, проблемалары кызыксындырды. Җитештерүне киңрәк җәелдерү максатыннан тагын бер корпус төзергә кирәклеген тәкъдим итте.

-Бу республика өчен бердәнбер проект. Нәселле терлекләр, җитештерелгән продукция буенча да куллану базарында ихтыяҗ бар. Балалар сәламәтлегенә дә файдасы бик зур. Шунлыктан эшне тагын да киңрәк җәелдерүне күздә тотып эшлиләр. Проектның авторы күрше Мари Эль республикасыннан бит. Андагы төп фермаларына караганда мондагысы нәтиҗәләрәк эшли, - диде ул "Сернур" заводы җитәкчелеге белән аралашканнан соң.

Соңыннан хуҗалык җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшү булды. Марат Готович район һәм хуҗалык җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына корылык шартларында да мул иген үстереп, җитештерүне арттырулары өчен рәхмәт белдерде.

-Саба киренеке эшли торган район. Республиканың иң уңдырышсыз җирләренә урнашкан. Шуңа тиңдәш рәвештә күп хезмәт куела, чыгымнар да күп тотыла торгандыр. Хезмәтегезнең нәтиҗәсе дә күренә: чәчүлекләрнең торышы, районда эшнең оештырылышы бик нәтиҗәле. Башкаларга бу бик матур тәҗрибә, - дип авыл хуҗалыгында башкарылган эшләргә уңай бәясен бирде.

Зәмирә Сәмигуллина.

Рөстәм Исмәгыйлев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев