Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар Ижау Сабан туен гөрләтеп кайтты

Халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтебезне берләштерү, халкыбызның зирәклеген йола-бәйрәмнәре аша гомер-гомергә, буыннан-буынга дәвам иттерү максатыннан, районыбызның иҗат төркемнәреннән, аерым җырчыларыннан, гармунчылар, нәфис сүз осталарыннан торган концерт бригадасы, ел саен аерым, үзенчәлекле программа нигезендә, Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелүче Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаша. 2003 елдан башлап, районыбызның бер төркем "артистлары" Томск, Киров өлкәсенең...

Халыклар арасында дуслыкны ныгыту, милләтебезне берләштерү, халкыбызның зирәклеген йола-бәйрәмнәре аша гомер-гомергә, буыннан-буынга дәвам иттерү максатыннан, районыбызның иҗат төркемнәреннән, аерым җырчыларыннан, гармунчылар, нәфис сүз осталарыннан торган концерт бригадасы, ел саен аерым, үзенчәлекле программа нигезендә, Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелүче Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаша. 2003 елдан башлап, районыбызның бер төркем "артистлары" Томск, Киров өлкәсенең Вятка Аланында - 4 ел, Түбән Новгород, Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә 5 ел Сабантуй бәйрәмнәрендә концерт программалары белән чыгыш ясадылар. Тагын да зур җаваплылык өстәгән быелгы мәдәният елында районыбызның 50 һәвәскәрдән торган концерт бригадасы (2 бию коллективы белән берлектә "Дулкын" һәм "Яшьлек" халык бию коллективлары) 21 июнь көнне Ижау шәһәре Сабан туенда чыгыш ясап кайттылар. Төннән юлга кузгалу уңайсызрак булса да, шәһәр чигендә Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезнең, район делегациясен, елмаеп, гармуннарда уйнап каршы алулары безне тагын да рухландырып җибәрде. Быелгы Сабантуйда халык, башка елларга караганда икеләтә күп иде. Без, җыр-биюләр, матур сүзләр аша, рәхәтләнеп милләттәшләребез, Сабантуй кунаклары белән аралаштык. Көндезге унбердә башланган "Сабантуй - дуслык бәйрәме" концерты дүртенче яртыга кадәр дәвам итте. Ходай рәхмәте белән, бәйрәмгә көнен дә бирде. Без кабат күрешергә язсын дигән теләкләр белән кайттык Ижау Сабан туеннан.

Миңнислам Кәримов,

мәдәният агарту эшләре буенча әйдәп

баручы методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X