Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нәүрүздә әбиләр дә утын кисте [фоторепортаж]

Сабалылар рәхәтләнеп күңел ачты - район мәдәният йорты янына җыелган халык хезмәттәге кебек бердәм булып «Нәүрүз»не бәйрәм итте.

Саба халкын район мәдәният йорты каршысына бер-бер артлы тезелгән сәүдә ноктлары белән ярминкә каршы алды. Сәгать 8ләр тирәсендә продукциянең күпчелеге сатылырга да өлгергән иде инде. Ассортимент та бай. Сайлау мөмкинлеге зур, кибеттәгегә караганда бәясе дә түбән булгач, теләгәнеңне алырга мөмкин.
- Бәрәңгене килосын 8 сумнан, сөтнең литрын 20, кәҗә сөтен 30 сумнан саттык. Бик яратып алдылар кәҗә сөтен, файдасы да бик күп бит. Сатып алучылар да рәхмәт әйтеп китә, - ди "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалы хисапчысы Галия Гыйльманова.
Сабалылар сәүдә рәтләрендә кирәкле әйбернең күбесен таба алды. Авыл хуҗалыгы продукциясеннән тыш, районның оешма-предприятиеләре дә үзләрендә җитештерелгән эшләнмәләрне кулланучыларга тәкъдим итте. Район кулланучылар җәмгыяте камыр ризыклары белән сәүдә итсә, сөт-май комбинаты сөтен-каймагын сатты. Саба урман хуҗалыгының сувенирлары һәм нарат кәлшәләре, "ПМК-159" җәмгыятенең тимер эшләнмәләре дә кулланучыларда кызыксыну уятты.
Ярминкәгә авыл халкы үзе дә сәүдә итәргә килгән. Мисалга, Миңгәр авылыннан Тәнзилә Яруллинаның чәчүлек суганын, Йосыф-Аланнан Алсу Сәйфуллинаның сөт продукциясен яратып алдылар.
- Ярминкә буласын район гәҗитеннән укып белдек, бик күңелле, рәхмәт, - диләр алар.


Язманы тулысынча газетабыздан укый аласыз.

Замирә Сәмигуллина.

Алсу Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба нәүрүз йола бәйрәм карга боткасы ярминкә