Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалыларга европалылар сәламе [+фото]

Инде хәбәр иткәнебезчә, язучы-журналист, күпсанлы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары берлеге җәмгыяте чакыруы буенча Европа илләре буйлап иҗади сәфәргә киткән иде.

Шушы көннәрдә исән- имин йөреп кайткан каләмдәшебез редакциягә килеп, сәяхәттә булган уй-кичерешләре, күңелле тәэсирләре белән уртаклашты.Чит төбәктә яшәүче күпсанлы милләттәшләребезнең кайнар сәламнәрен җиткерде. «Китапның тарту көче шул дәрәҗәдә көчле. Чит илдә курсәтелгән игьтибарны, китапларым турында әйтелгән фикерләрне язып кына бетерә торган түгел. Очрашулар вакытында сөйләрмен...»дип уртаклаша социаль челтәрләрдә язучы. Без дә, үз чиратыбызда, газетабызның алдагы саннарында әлеге сәфәр турында тулырык язма күрербез дип өметләнәбез. Гөлсинә ханымга Бельгиядәге Россия илчелегеннән Чит илдә татар телен саклау буенча керткән өлеше өчен Мактау грамотасы һәм Бельгия татарлары («Татаrs in Belgium") союзы рәисе Лилия Вәлиева имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылган. Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.

Моңарчы язган идек: Казанская писательница Гульсина Галимуллина презентовала татарам в Бельгии свою новую книгу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев