Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуйда сату һәм халыкка җәмәгать туклану хезмәте күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре игътибарына

2014 елның 7 июнендә Байлар Сабасында үтәчәк милли бәйрәм "Сабантуй "да сату һәм халыкка җәмәгать туклану хезмәте күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре игътибарына!

Ашау ризыклары белән сәүдә иткән очракта сәүдә ноктасына түбәндәге таләпләр куела:

  1. Сатыла торган товарларның һәм ризыкларның исемлеге Роспотребнадзорның Саба районындагы территориаль бүлеге тарафыннан расланган булырга тиеш (белешмәләр өчен телефон 2-39-40).
  2. Тиз бозыла торган продукцияләргә суыткычлар булуы зарур, сатучыларга кул юарга унайлыклар булдырылырга тиеш.
  3. Сатыла торган продукциягә сертификатлар, декларацияләр һәм сыйфат таныклыклары булу мәҗбүри.
  4. Сатучыларның исемлеге һәм медицина кенәгәләре булырга, алар персональ санитар минимумы буенча укыган булырга тиеш.
  5. Махсус эш киеме мәҗбүри.
  6. Сату һәм җәмәгатъ туклану ноктасы махсус чүп савыты белән тәэмин ителергә тиеш.

Җәмәгать туклану хезмәте күрсәтүче, шашлык әйберләре пешерүче нокталарга өстәмә түбәндәге таләпләр куела:

  1. Шашлык яки башка пешереп бирә торган ашау ризыкларының эшләү чималына шулай ук сертификатлар, декларацияләр һәм сыйфат таныклыклары, шашлык ярымфабрикатларына җәмәгать туклану оешмаларыннан эшләтеп алынган турында документлар булу мәҗбүри.
  2. Сатучыларга аерым, хезмәт күрсәтә торган халыкка аерым кул юарга унайлыклар булдырылырга тиеш, тиз бозыла торган продукцияләргә суыткычлар булуы зарур.

3. Ачык ут кулланганда 2 огнетушитель тәэмин итәсе.

  1. Җәмәгать туклану ноктасында хезмәт бер тапкыр куллану посудасы белән тәэмин ителергә тиеш.
  2. Тавык итеннән шашлык тыела.

Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта предприятие, учреждение, оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә сәүдә итү рөхсәт ителмәячәк.

Оештыру һәм урыннар билгеләү 5 июнь көнне кичке сәгать 5 тә район сабантуе сәүдә урынында каралачак.

"Сабантуй" бәйрәмен үткәрү район комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев