Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте [фоторепортаж]

Сабаның сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернатының чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрикәләргә район башлыгы Рәис Миңнеханов килде. - Сез төпле белем алдыгыз һәм хәзер сезнең алда барлык юллар да ачык. Белем алуыгызны киләчәктә дә дәвам итеп, исем өчен түгел, үзегезгә ошаган, күңелегез кушкан һөнәр сайлагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын...

Сабаның сәләтле балаларга белем бирү мәктәп-интернатының чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрикәләргә район башлыгы Рәис Миңнеханов килде.

- Сез төпле белем алдыгыз һәм хәзер сезнең алда барлык юллар да ачык. Белем алуыгызны киләчәктә дә дәвам итеп, исем өчен түгел, үзегезгә ошаган, күңелегез кушкан һөнәр сайлагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырачагыгызга шигем юк - диде ул ихлас котлавында.

Сәләтле укучыларны аерым туплаган белем йортында әле кайчан гына тәүге кыңгырау чыңлаган иде. Инде уку елы тәмамланырга да өлгерде. Шунысы сөенечле: күптән түгел булып узган фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләк­ләү тантанасында, әлеге мәктәп рес­публика һәм район буенча фән олимпиадаларына иң күп призерлар әзерләүче буларак бүләкләнде. Димәк, белем йортының эшчәнлеге камилләшә бара.

- Мәктәбебез укучыла­ры­­ның сәләтләре генә тү­гел, төрле җирләрдән җыел­ган булулары белән дә үзенчәлекле. Уку елының беренче көненнән башлап, бердәм, дус-тату булып, ярдәмләшеп кереп киттеләр һәм шулай төгәлләделәр дә. Яңа уку елына да укучылар кабул итәбез. 2-16 июнь көннәрендә сайлап алу конкурслары үткәреләчәк, - ди мәктәп директоры Ләйсән Билалова.

Язманы тулычынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X