Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сатыш урта мәктәбе укучысы "Алтын каләм"дә катнашып, мөхәррир булып эшләгән

17-21 июнь көннәрендә "Алтын каләм" XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Гран-при яулап, журналистика бүлегенең бюджет урынында уку өчен, 122 мәктәп укучысы көрәште. Җиңүчеләр сафында безнең район кызы да бар. Сатыш урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Альмира Дәүләтова 3 урынны яулаган. - "Алтын каләм" бәйгесендә 3нче урын...

17-21 июнь көннәрендә "Алтын каләм" XIX республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале булып узды. Гран-при яулап, журналистика бүлегенең бюджет урынында уку өчен, 122 мәктәп укучысы көрәште. Җиңүчеләр сафында безнең район кызы да бар. Сатыш урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Альмира Дәүләтова 3 урынны яулаган.

- "Алтын каләм" бәйгесендә 3нче урын алу бәхетенә ирештем, мин бик шат. "Алтын каләм"дә өченче елымны катнашам, анда бик күп тәҗрибә тупладым. Быел баш мөхәррир булу бәхетенә дә ирештем, һәм миңа ошады. Соңгы минутта үземнең урын алуыма да ышанып бетә алмаган идем, чөнки көчле язучылар бар иде. Алга таба журналист булу өчен бу миңа стимул бирде. Рәхмәт, "Алтын каләм"гә, - дип Альмира безнең белән дә шатлыгын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев