Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Сатышка янгын сүндерергә ике тапкыр килдек. Берсе Түбән Шытсуның үзендә булды..."

Июнь аеннан корылык "исе" килә. Авыл хуҗалыгы культуралары дымга сусаган. Бәла ялгыз йөрми: коры көннәр ут чыгу куркынычын да арттыра. Димәк, янгыннан саклану кагыйдәләренең үтәлешенә дә игътибарны нык көчәйтү мөһим. Узган җомгада авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сагы командалары (ДПО) техникасына үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләгәндә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих...

Июнь аеннан корылык "исе" килә. Авыл хуҗалыгы культуралары дымга сусаган. Бәла ялгыз йөрми: коры көннәр ут чыгу куркынычын да арттыра. Димәк, янгыннан саклану кагыйдәләренең үтәлешенә дә игътибарны нык көчәйтү мөһим. Узган җомгада авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сагы командалары (ДПО) техникасына үткәрелгән смотр-конкурста җиңүчеләрне бүләкләгәндә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов моңа аеруча нык басым ясады. Сабантуйлары алдыннан оештырылган әлеге чара бәйрәмнәрдә уяулыкны арттырырга кирәклегенә ишарә.

Авыллардагы ДПОлар янгынны учак хәлендә сүндерүдә зур көч. Смотр-конкурс барган чорда (31.05.2013 - 31.05.2014) Түбән Шытсу авылындагы дружина биш янгын сүндерүдә катнашкан. "Сатышка янгын сүндерергә ике тапкыр килдек. Берсе Түбән Шытсуның үзендә булды. Аннары Елышта һәм Ике басу Арташта килеп чыккан янгынны сүндерүдә катнаштык. Тынгысыз эш. Кичке сәгать 10нан соң телефон шалтыраса, кайда, кемнәр яна икән, дигән уй килә. Кызганыч, ут афәте булып тора. Ундүрт ел эшләү дәверендә 50ләп янгын сүндерүдә катнаштым. ДПОлар ялкынны очкын хәлендә сүндерү өчен кирәк",- ди Әнәс Хәбибрахманов. Янгын часте часте начальнигы Илдар Закиров аңа 2500 сум (бер янгын сүндерүдә катнашкан өчен 500 сумнан) премия тапшырды. "Арташ" ДПОсы -4, Олы Кибәче авыл җирлеге командасы 3 тапкыр ут сүндерергә барган. Авылларда янгын техникасы конкурс чорында үз вазифасын барысы 13 тапкыр үтәгән.

Ә 29нче часть каршында үткән смотрга 15 авыл жирлегеннән янгын сүндерү техникасы алып килгәннәр иде.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев