Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шагыйрә Илмира Гыймаеваның иҗат кичәсе [фоторепоротаж]

Болынны бизәп торучы чәчәкләр булган кебек, туган якны данлаучы шәхесләр дә бар. Шөкер, татарның шигърияте бай. Тирән эчтәлекле әсәрләр язучы, күңелне баетучы шагыйрь-шагыйрәләребезнең үзебез­нең җирлектән булуы аеруча да горурлык.

Шагыйрә Илмира Гыймаева иҗаты да шигърият болынын бизәп торучы матур чәчәк кебек. Каләм тибрәтүченең иҗат җимешләре тузан җыеп киштәләрдә ятмый икән, бу инде зур уңыш. Аның шигырьләрен дә мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә кулланалар, балалар яттан өйрәнә, китап сөючеләр яратып укый.

Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтова, китапханәче Айгөл Зәйниева, Әдәбият елы уңаеннан шагыйрәнең иҗат кичәсен оештырган. Илмира ханымны котларга туганнары, авылдашлары, сыйныфташлары, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре килгән. "Син безнең хәзинәбез", - дип зурладылар аны.

Авылың каршында үз хезмәтең, тәрбияле тормышың белән үрнәк була аласың икән, бу инде зур дәрәҗә. Тәбрикләү сүзләрен тыңлаган мизгелләрдә шагыйрәнең күзләрендә шатлык яшьләре ялтырады. Чөнки ул туган җирен дә, торган җирен дә яратып гомер кичерә.

- Мин авылымны, балачагымны, мәктәп елларын, ул чордагы әби-бабайларны сагынып яшим, - ди ул.

Әмма Илмира туган ягын шәһәр шау-шуына алыштырмый. Һәм без моның өчен аңа азмы-күпме рәхмәтле дә әле. Чөнки, иҗаты белән күпсанлы китап укучыларының күңелен сафландырып, илһамландырып яши ул. Тыйнаклыгы, затлылыгы белән үзендә хөрмәт уятучы бу ханым кирәк икән, театр уйный, өздереп бии, сценарийлар яза. "Сабагаз" оешмасы ул язган сәхнә күренешләре белән респуб­ликада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә чыгыш ясап, призлы урыннарга чыкты. Ә ул күренешләрдә - татар халкының үткәне, бүгенгесе.

"Сабагаз" оешмасыннан килгән хезмәттәше дә, җитәкчелек исеменнән рәхмәтен җиткерде. "Хезмәтендә дә намуслы, ярдәмчел, олы йөрәкле", - дип бәяләде.

Кичәдә тамашачылар өч сәгатьтән артык Илмира ханым иҗатына күмелеп утырды. Шагыйрә иҗатын иң беренче халыкка танытуда, мәрхүм язучы Тәлгат Нәҗмиевка рәхмәтен белдереп, аны искә алды. "Сабагаз" идарәсе начальнигы Исмәгыйль Мөхетдиновка һәм авылдашы Ришат Кавиевка да китап чыгаруда ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерде.

Шагыйрәнең иҗатына соңгы елларда тагын бер матур бизәк өстәлде. Районыбызның үзешчән композиторлары көйләр язып, тамашачыны уйландырырлык җырлар туа башлады. Бигәнәй авылыннан Наил Кадыйров көйләр язган ул җырларны ул көнне дә халык яратып кабул итте.Ул язган сценарийлардан шаян өзекләр күрсәтелде, балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.

Халык белән шыгрым тулы зал, яңгыраган матур җырлар, җылы сүзләр, якты теләкләр, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре ул көнне Илмира Гыймаеваның тормыш һәм иҗат юлына зур бәя булып кабул ителде. Якташлары аның белән хаклы рәвештә горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев