Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шашлык пешерергә дә, чүп яндырырга да ярамый

Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә.


Билгеле булганча, агымдагы ел янгыннарга шактый бай булды. Хакасиядәге янгын белән бәйле куркыныч вакыйгалар кемне генә битараф калдырды икән? Көннәр җылытып, халык бакча-ишегалларын чүп-чардан арындыра башлаган чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Ник дигәндә, күпләрнең корыган үлән һәм чүп-чарны түгеп интегәсе килми: аны яндырып юкка чыгару территорияләрне кышкы чүп-чардан арындыру эшен күпкә җиңеләйтә. Башкалар исә май бәйрәмнәрен табигать кочагына чыгып ял итү өчен көтеп ала. Шашлык пешереп, урманның саф һавасын сулап бәйрәм итәселәре килә.

Җаваплылыкка тартыласың килмәсә...

Тик алар бер нәрсәне онытып җибәрә: әлеге гамәлләр янгын чыгу куркынычын да бермә-бер арттыра бит. Нәкъ менә шуңа күрә бу чорда Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителә дә инде.

Шул рәвешле, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә чүп-чар һәм кипкән үлән яндыру катгый тыела. Бу урманнарга һәм ачык территорияләргә генә түгел, ә шәхси ишегалларына да кагыла.

- Хәзерге вакытта республикада бернинди чүп-чар да яндырырга ярамый. Бу шәхси территорияләргә дә, гомумкулланыла торган урыннарга да кагыла. Шул рәвешле, әгәр авыл хуҗалыгы территориясендә әлеге кагыйдәне бозу очраклары ачыкланган икән, моның өчен хуҗалык җитәкчесе җавап бирәчәк, авылда чүп-чар яндыру очраклары өчен авыл җирлеге башлыгы җавап тота. Әле алай гына да түгел, бу кагыйдә шәхси затларга да кагыла. Яңа карар нигезендә, алар чүп-чар һәм корыган үләнне үз ишегалларында да яндыра алмый, - ди Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.

Шунысын да искәртергә кирәк: бу чорда янгынга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме дә бермә-бер арта. Шәхси затлар өчен ул - 2-4 мең, рәсми затлар өчен - 15-30 мең, ә юридик затлар өчен 400-500 мең сум тәшкил итәчәк.

Урманнарны янгыннан саклыйк

Хәзерге вакытта Татарстанда урман янгыннары куркынычы янаган 86 объект бар. Шул ук вакытта 26 бакча, 82 балалар лагере һәм 17 икътисади объект та ут астында калырга мөмкин. Шуңа күрә хәзерге вакытта әлеге урыннар җитди контрольгә алынган, анда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча махсус эшләр башкарылган инде. Әгәр дә урманнарда янгын чыга калса, бу афәт белән 5973 кеше, 760 берәмлек автотехника, 2 вертолет, 5 янгын сүндерү поезды һәм 1 катер көрәшәчәк.

Хәзерге вакытта күзәтчелек органнары кипкән үлән яндыру очракларын булдырмау юнәлешендә дә актив эш алып бара.

Президент та борчыла

Шунысын да искәртергә кирәк: бу эш үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлаган инде. Мәсәлән, быел янгын куркынычы көчәйгән чорда корыган үләнгә ут кабуга бәйле 80 очрак теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6 тапкырга (!) кимрәк.

- Әлеге очракларның күбесе Әлмәт, Кама Тамагы, Алабуга, Лениногорск районнарында һәм Казанда теркәлде, - дип дәвам итте сүзен Сергей Сергеев.

Соңгы дүрт ел эчендә Татарстан урманнарында бер янгын да теркәлмәгән.

- Билгеле булганча, урман янгыннарының күбесе нәкъ менә корыган үләнгә ут төртү нәтиҗәсендә башлана. Шуңа күрә быел Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада кипкән үләнне яндыруны тыю турында күрсәтмә бирде, - ди Татарстанның урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров.

Бу аңлашыла да, чөнки агымдагы елда Россия урманнарында барлыгы 1885 янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 450 мең гектардан артык мәйданда урманнар янып көлгә әйләнгән. Бу безнең республика урманнарының өчтән бере дигән сүз.

23 апрель мәгълүматларына караганда, агымдагы елда Татарстанда барлыгы 909 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Нәтиҗәдә, 89 кеше үлгән, 140е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Интертат.ру

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев