Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше мәдәният йортында якташыбыз Шерифе Бакиеваның тәүге концерты узды

22нче февраль көнне Шекше мәдәният йортында зур вакыйга булды. Европа күләмендәге күпсанлы халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, мәртәбәле музыкаль бәйгеләрдә гран-при яулаган яшь музыкант, якташыбыз Шерифе Бакиеваның тәүге концерты узды.

Омск каласында яшәп, Новосибирск шәһәренең югары музыка мәктәбендә белем алучы 13 яшьлек кыз белән очрашуга авыл халкы, мәктәп укучылары, мөгаллимнәр чакырылды. Шерифе Бакиева тамашачы игътибарына популяр һәм классик әсәрләр җиткерде. Клавишлы синтезаторда уйнауның катлаулы мөмкинлекләрен дә үзләштергән кызның чыгышын көчле алкышлап карады тамашачы. Истә калырлык үзенчәлекле концертта Шекше төп мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев