Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шигъри иде җаны Илфатның [+фото]

Шушы көннәрдә Ти­мер­­шык мәдәният йор­тында вакытсыз ара­быз­дан киткән авылдашыбыз, "Нәүрүз" ансамбле җырчысы, шагыйрь Ил­фат Газизҗановны искә алу кичәсе үтте.

Исән булса, аңа быел нибары 50 яшь туласы иде. Тик, ни кызганыч, язмаган икән, дияргә генә кала. Кичәне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев ачты һәм чарада һәркем үз тормышына нәтиҗә ясап утырсын иде дигән теләк белдерде. Искә алу Илфат Газизҗановның үзе башкаруында «Тормыш кагыйдәләре» мөнәҗәте видеоязмасын карау белән башланып китте.

Илфат кечкенәдән ши­гырь­ләр яза башлый. Тимершык мәктәбенең «Өмет йолдызы» түгәрәгендә «бе­­­ренче һәм иң яшь карлыгач» була ул. Башлангыч сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» газетасында беренче шигыре басылып чыга.

Илфат - ике бала әтисе, хезмәттәшләре арасында ихтирамга лаек шә­хес, «Нәүрүз» фольклор ансамбленең иң актив әгъзасы булды. Иң гуманлы һөнәр сайлап, гомеренең соңгы көнендә Сабаның 2нче урта мәктәбендә эшли иде. Әнисенең хөрмәтен, туганнар, дуслар, укучылар, ата-аналар һәм гаиләсенең ихтирамын тоеп озак яшисе иде әле. Ләкин…рәхимсез үлем аны безнең арадан иртә алып китте. Кичәгә шул шигъри, нечкә күңелле, иҗади хисле, бик күп җырлар авторы, талантлы егетне искә алырга күпләр килгән иде. Классташлары, укытучылары, дуслары, туганнары, гаиләсе, иҗатташ дуслары, авылдашлары, ул укыткан укучыларның әти-әниләре, укучылар җылы сагыну хисләре белән искә алдылар аны.

Сәләтле балалар мәк­тәбе укытучылары хез­мәттәшләренең ярдәм­чел, җор теле, кешелекле булуын тормыш мисаллары аша күрсәттеләр. Әнисе Рәйсә апа, туганнары, укытучысы Рузилә Сафина һәм аның гаиләсе, классташлары бердәм булып сәхнә түренә үтте. Алар Илфатның тормыш юлын кабат искә төшерделәр, кызыклы миз­­гелләрне җылы сүзләр белән искә алдылар. Арчада бергә укыган дуслары студент елларының матур мизгелләрен яңарттылар. Беркемнең дә әнисен белмәсәк тә, Илфатның әнисен һәм сөйгән ярын шигырьләре аша белә идек, диделәр. Тимершык урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңсылу Миңнеханова җитәкчелегендә уку­­чы­лар чыгышы аша Илфатның кечкенә вакыты үзенчәлекле итеп сәхнәләштерелде. Шулай ук укытучы Гөлнара Нургаязова башкаруында шигырь беркемне битараф калдырмады. Фәннур Галимов җитәкчелегендә Шыңар авылы егетләре башкаруында Илфат үзе үк иҗат иткән «Тыныч йокла, Илфат!» җыры күңелләрне тетрәтте. Рәйсә Имамиева, Миннислам Кәримов, Хәниф Тимербаев, Зөлфия Зиннуроваларның чыгышлары эчтәлекле булды.

Илфатның әнисе Рәйсә апа - иреннән яшьли тол калган, ике баласын югалткан хатын. Хәзер олы улы Газинур, килене Флера тәрбиясендә гомер итә. Сәхнәдә йомгаклау сүзе буларак, Илфатның бертуган апасы Әнисә шигъри юлларга салынган фикерләрен җиткерде. «Нәүрүз» ансамбленең моң­лы җырлары белән кичә тәмамланды.

Әйе, матур җырлары, изге гамәлләре белән Илфат күңелләрдә яшәр. Кичәне оештырган Венера Миң­неханова җитәкләгән мә­дәният йорты хезмәт­кәр­ләренә ул кичтә күпләр рәхмәтле иде.

Зәмфирә Нуруллина,

ветеран укытучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X