Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иртәгә сабалылар чаңгыга баса

21 февральдә Лесхоз бистәсендә оеш­ма-предприятиеләр һәм бюджет учреж­дениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәреләчәк.

Бәйгедә катнашу өчен һәр командадан икешәр ир-егет һәм хатын-кыз оешмаларда уздырылган ярышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Ярышлар нигез­ләмәсендә язылганча, узышта оешма җитәкчеләре урынына аларның урынбасарлары катнаша алмый. Җитәкчеләр арасында урыннар яшькә карап (40 яшькә, 50яшькә кадәргеләр, 50дән узганнар) билгеләнәчәк. Җирәбә 10-10.30 сәгатьтә үткәрелә, ярышларга старт 11дә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев