Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәр­дән авылы китапханәсендә Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе узды [+фоторепортаж]

Кичәдә мәрхүмнең җәмәгате Лемара ханым һәм язучының иҗатташ дуслары, аның китапларын яратып укучылар катнашты.

Бу атнаның сишәмбесендә Шәмәр­дән авылы китапханәсендә язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм "Бәллүр каләм" призы иясе Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе узды. Искә алу кичәсе сагыну тулы хисләргә уралган иде. Һәркемнең күңелендә кешелекле, ярдәмчел булуы белән яши Тәлгат Самат улы. Авторлар Гөлсинә Галимуллина, Илмира Гыймаева, Миңнегөл Манихова үз китапларын чыгаруда ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре белән искә алды. Яшьлек елларында концерт-театрлар куеп, конферансье буларак сәхнә тоткан чакларын да хәтерләрендә яңартты чордашлары. Конферансье хыялы шулкадәр үзенә тарткан, хәтта солдат хезмәтендә дә, башка солдатлар "дембель альбомы" тутырганда, ул дәфтәргә яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен туплап барган һәм 78 шигырь ятлап кайткан.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев