Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдән кызы, 24 яшьлек Алсу Низамова эш урынында алган авыр тән җәрәхәтеннән һәлак булган

Шатлык белән кайгы янәшә йөриләр, дип белми генә әйтмиләрдер...Әле кичә генә кар яуганга, кыш килгәнгә балалардай сөенеп, шатлык хисләре белән уртаклашып йөргән идек.

Кичкә күңелсез хәбәр җиткерделәр.Тагын бер чәчәк кебек яшь гомер өзелгән...Шәмәрдән кызы, 24 яшьлек Алсу Низамиева эш урынында бәхетсезлек очрагына юлыга: өстенә авыр стеллаж төшеп, бик авыр җәрәхәт ала. Ул 5 көн буе хастаханәдә үлем белән көрәшә. Әмма әҗәл дигәне көчлерәк булып чыга. Алсу, аңына да килмичә, якты дөньядан мәңгелеккә күчә... "Алсу бик акыллы кыз, тугры дус иде, күк төсендәге зәңгәр күзләре мәңге күңелебездән китмәс инде",-диләр дуслары. Аллаһы Тәгалә әти-әнисенә, туганнарына бу хәсрәтне күтәрерлек көч бирсен. Алсуның да авыр туфрагы җиңел, гүре нурлы булсын дип телисе генә кала. "Үлем каш белән күз арасы кебек якын, кемнең кайда үләсе билгесез" диелгән изге китапларда. Шуңа күрә тормышның кадерен белеп, ахирәт тормышының барлыгын да онытмыйча, якын-тирәдәгеләребезгә изгелек өләшеп яшик, дуслар.Ходай мондый бәла- казалардан сакласын,беребезгә дә әти-әниләргә хәсрәт китерергә язмасын.Тыныч йокла, Алсу...Рәнҗеп китмә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев