Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәхнәдә – Кояш кызы [+фотрепортаж]

26 сентябрьдә район мәдәният йортында Сабада яшәүче Кояш кызы - Ләйсән Зарипова зал тулы тамашачыны җыйды. Үзенең биюләре белән сокландыручы Ләйсән тагын да яңа стильдәге биюләр өйрәнгән.

Максатына юл ярып баручы кыз биюләре белән Россиянең төрле шәһәрләрендә чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яулый. Ул көнге концерты да көчле алкышларга күмелде. Биюче кызга чәчәкләр бәйләме, күп кенә бүләкләр тапшырдылар. Иҗатташ дуслары аның белнә бергәләп сәхнәдә чыгыш ясады. Бию, сәхнә серләренә төшенергә ярдәм итүче остазы Альбина Фәтхриева һәм спорт буенча тренеры Азат Вәлиуллин да ихлас теләкләрен җиткерде. Кояш кызы спорт белән үзе генә шөгыльләнеп калмый, башкаларны да ияртә. Быелгы җәйдә "Спорт өчен" флешмоб оештырып та егет-кызларны стадионга җыйды. Ләйсәннең уңышлары бик күп, хыяллары да зур. Октябрь аенда "Инклюзив данс" Халыкара фестивалендә катнашырга җыена. Чарага Ләйсәннең өч чыгышы тәкъдим ителгән. Бәяне чит ил экспертлары куячак. Биюче дустыбызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X