Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Симет” җәмгыяте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде [фоторепортаж]

23 мартта район хуҗалыклары инженерлары катнашында "Симет" җәмгыяте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Аның гамәли өлеше "Гостехнадзор" район бүлегенең техник караулары белән башланды.

Инспекция графигы буенча 25 апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы техникаларына техник карау төгәлләнергә тиеш. Җәмгыятьнең 13 тракторы һәм 10 тагылма арбасы бар. Тракторларның дүртесе, тагылма агрегатларның барысы да инде 15 елдан артык эшләгән, шул сәбәпле күп чыгым һәм төзекләндерү таләп итә. Шулай да симетлеләр һәркайсысын тиешле таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китергәннәр. Аларның һәркайсысы баш инспектор Рөстәм Харисов җитәкчелегендә энә күзеннән үткәрелеп тикшерелде.

Әлеге күрсәтмә чарада үзйөрешле машиналарга һәм прицепларга техник карау хөкүмәт куйган таләпләргә туры китереп башкарыла. Иң мөһим шартның берсе - техниканың дәүләт теркәве узуы һәм тракторчының үзе белән тиешле категория куелган йөртү таныклыгы булу. Тәгәрмәчле тракторларның ОСАГО полислары булырга тиеш. Тракторларның төзеклеге катгый инструменталь контроль аша уза, ягъни руль һәм тормоз системалары, двигательнең дөрес эшләве махсус приборлар ярдәмендә тикшерелә. Шулай ук үзйөрешле машинаның ничек техник хезмәт күрсәтелүенә, ремонтлануына, тышкы кыяфәтенә, буялуына, арткы якны күрсәтү көзгесе булуына, сигнал утларының төзеклегенә әһәмият ителә. Тракторның утсүндергеч, аптечка белән комплектлаштырылуы да мөһим.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев