Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәләт - бәхет ачкычы [фоторепортаж]

"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" - балалар сәнгать фестивале быел үзенең кечкенә генә юбилеен - 15 язын каршылады. Еллар дәвамында исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды: елдан-ел камилләшеп, яңа талантларны ачу юнәлешендә нәтиҗәле эшен дәвам итә.

Узган шимбәдә Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең иң югары ноктасы - Гала-концерт узды. Ул көнне өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар­ның бер еллык эшчәнлек­ләренә йомгак ясалып, иң сәләтлеләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. Балалар иҗат үзәге директоры, фестиваль комиссиясе рәисе Венера Хәбибрахманова әйтүенчә, фестивальнең сайлап алу туры 4 көн дәвам итеп, аларда барлыгы 114 чыгыш каралган. Шулар арасыннан 58 чыгыш гала-концертта катнашу хокукы алган. Конкурс-фестивальдә алты номинация (вокал, вокаль ансамбль, хореография, театр һәм фольклор, рәсем һәм гамәли сәнгать, остаз номинацияләре) буенча бәя бирелде. Вокал-соло номинациясендә Юлбат урта мәктәбенең I сыйныф укучысы Илсаф Сәйфуллинга (җитәкчесе - Фәрит Әүбакиров) "Кояшлы ил" җыры җиңү китерде. Әлеге номинациядә 2 урынга лаек булган Минсур энесенең бу зур җиңүенә чын күңелдән куанды гына, әлбәттә. Шулай ук Юлбат урта мәктәбенең Фәрит Әүбакиров җитәкче­легендәге курайчылар ан­самбле "Вокаль ансамбль" номинациясендә иң югары бәягә лаек булды. "Укучыларыбызның уңыш­лары белән чын күңелдән куанам. Җиде призлы урын яуладык, шуларның өчесе - 1 урын. Киләчәктә дә сынатмауларын телим",- дип шатлыгын уртаклашты Юлбат урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Габделхәева. Хореография буенча җиңүчеләрне сәхнәгә дәшкәч, күз явын алырлык киемле биючеләр белән зал тулды. Кечкенәләр һәм уртанчылар төркем­нә­ренең икесендә дә Саба гимназиясенең Гөл­чә­­чәк Гаррапова җитәкче­легендәге "Сәйлән" коллективы җиңү яулады. Шулай ук 1 урынны "Ритм" (сәләтле балалар мәктәбе, җитәкчесе - Миләүшә Насыйбуллина) бию коллективы да бүлеште. Зурлар төркемендә җиңүгә Юлбат урта мәктәбенең "Модерн" бию коллекти­вы иреште (җитәкчесе - Альмира Дәүләтшина). Венера Хәбибрахманова быелгы фестивальдә хореография буенча чыгышларга югары бәя биреп, бу исә әлеге өлкәдә эшләүче белгечләрнең һөнәри яктан үсешен күрсәтүче күренеш булуын билгеләп үтте. Театр һәм фольк­лор номинацияләрендә дә берсеннән берсе үзен­чәлекле чыгышлар тәкъдим ителде. Саба гимназиясенең "Мизгел" театр коллективы сәхнә осталыгы буенча иң югары дип бәяләнде. Жюрига 4 көн барган фестивальнең сайлап алу турында иң лаеклыларны билгеләү җиңелләрдән бирелмәвен чамалау авыр түгел билгеле.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев