Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Соңгы гектарлар сугыла

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, игеннәрнең барлык мәйданга карата 97 процентының уңышы суктырып алынды.

Бу көннәрдә "Алтын Саба-М", "Урта Саба", "Көек", "Мәртен", "Болгар", "Транссервис" җәмгыятьләрендә соңгы гектарлар суктырыла. Шушы көнгә иң күп уңыш "Олыяз" җәмгыятендә һәр гектардан уңыш уртача 28, "Явлаштау" филиалында - 25,7, "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында 24 центнер тәшкил итә. Амбарларга 410736 центнер ашлык кайтты. 6152 тонна салам тупланды.

Урып-җыю белән беррәттән көзге чәчүгә 5011 гектар җир әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак