Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өстәмә белем кирәкле шәйдер

19 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән район мәктәпләренең өстәмә белем бирү укытучылары семинарында "Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү системасы: үсешнең яңа үзенчәлекләре һәм җәмгыятьнең социаль таләбе" дигән темага сөйләштеләр. Үзәк каршында эшләп килүче түгәрәк җитәкчеләренең һәм хореография буенча күп еллар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булып...

19 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән район мәктәпләренең өстәмә белем бирү укытучылары семинарында "Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү системасы: үсешнең яңа үзенчәлекләре һәм җәмгыятьнең социаль таләбе" дигән темага сөйләштеләр. Үзәк каршында эшләп килүче түгәрәк җитәкчеләренең һәм хореография буенча күп еллар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булып эшләүче Илдар Галиевның мастер-класслары күрсәтелде.

Семинарның икенче өлешендә Балалар иҗат үзәгенең берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар әзерләгән концерт булды. Һәр укытучы үткәргән дәресенә үзанализ ясады, кунаклар үз фикерләре белән уртаклашты. 2012-2013 уку елының I яртыеллыгында ирешкән уңышлар һәм яңа конкурслар, нигезләмәләр белән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф. Гайнетдинова таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев