Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Студент кызны чүп җыярга нәрсә мәҗбүр иткән (фотолар)

Без табигатьтән башка бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмыйбыз. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, әти-әнигә мөнәсәбәт кебек үк, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга тиеш. Кешелекне табигатьнең аерылгысыз бер өлеше, дияргә яратабыз. Әмма бу алай түгел. Сабинка елгасы буендагы полосада табигатьнең рәнҗетелүен күреп, күптән күңел тырналып йөри иде. Ниһаять, чүпләрне дә җыйнап түгәргә тәвәккәлләдек. Ни генә юк... Иң күңелне тырнаганы чүплектә аунап ятучы икмәк булды. Бер генә тешләнгән дә, калдырылган. Үзәк өзгеч... Ә кайдадыр ачлыкка тилмерәләр.

Ә чүплектә ниләр генә юк. Кая эләксә шунда ташлаган пластик пакетлар, шешәләр, төргәк-тартмалар, башка “вак” шакшылыклар... Ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2, консерв банкасына 90, пакетка  200, пыяла таралсын өчен 1000 ел кирәк, дип укыдым интернет челтәреннән.  Ә бер аланлыкта гына да меңләгән пыяла, пластик шешәләр, пластик-савыт-саба, исәпсез пакет....Бу коточкыч! Көн дәвамында бер урман аланыннан гына да 600-700 шешә җыелды.

Әйе, урманның саф һавасын сулаганда, табигать нигъмәтләрен җыйганда без аны яратабыз, аңа сокланабыз. Әмма рәхмәт әйтә белмибез. Балалар, яшьләр генә түгел, урта яшьтәге апа-абыйлар, өлкәннәрнең дә күпчелеге табигатебез чисталыгына битараф. Җыештырган җир түгел, чүпләмәгән урын пөхтә була, диләр бит. Беркем дә кире кабаттан шушы чүплеккә килеп утырмый бит, чиста җир эзли. Табигатебезгә шундый карашта була торып та, аннан сый-нигъмәт көтәбез! 
Үзебезнең артыбыздан чүпләрне җыйнап китәргә өйрәник. Бер кеше дә бит ял итәргә килгәндә транспортсыз килми. Табигатькә рәхмәт әйтергә, аны кадерләргә өйрәнсәк иде!

Ләйсән Мусина,

Арча педагогия көллияте студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев