Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Субсидия – 300 сум

Ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда малларга диагностика һәм дәвалау-профилактика чаралары уздыруны дәвам итә. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре малларыгызга котыру, себер язвасына каршы прививкалар ясаячаклар. Бер үк вакытта йорт хуҗалары белән хайваннарыгызга ветеринария хезмәте күрсәтү буенча килешү дә төзелә.

Килешү төзегәннән соң ветеринария хезмәте өчен һәр терлеккә 500 сум акча түләргә кирәк. Әлеге бәягә язгы һәм көзге дәвалау-профилактика чаралары керә. Хөкүмәт бер баш сыер өчен түләгән 500 сумның 300ен кире кайтарачак. Әлеге субсидияне алу өчен авыл җирлеге Советына килеп, субсидия бирүләрен сорап гариза язарга, ветеринария хезмәте өчен килешүне һәм акча түләвегез турында квитанцияне тапшырырга кирәк.

Котыру авыруына, себер язвасына каршы прививка, туберкулез, бруцеллезга тикшерү - бушлай.

Башка хезмәтләр турындагы тулырак мәгълүматны участок мал табибларыннан белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев