Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Суын шәһәрнекеләр дә алып китә" [+фоторепортаж]

Саба районының Югары Симет авыл җирлегендә рәсми төстә теркәлгән сигез чишмә булса, аның алтысы - Югары Симеттә. Симетлеләр чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур әһәмият бирәләр. Монысы тагын да күркәм гамәл.

Мисалга, халык телендә Ахунҗан, урам исеменә бәйләп Алкин чишмәсе дип тә йөртелүче кизләү элек мул суы белән куандырган. Агымы акрынайса да, быелгы җәйдә авылның асыл ир-егетләре төзәтеп, матурлап куйган үзен. Халыктан җыелган ярдәм акчасына мәктәп директоры Рафис Гарифуллин һәм "Симет" җәмгыяте фермасында учетчик-лаборант булып эшләүче Йосыф Мөбарәкшин чишмәне өйле иткән. Чишмә янәшәсендә утырып ял итәргә эскәмия дә ясарга онытмаганнар. Сусаганда су эчәргә чүмече дә, бит-кулыңны сөртергә сөлгесенә кадәр куелган. Чишмәнең җир астыннан "тибеп" чыккан җирендәге яшел профнастил калайлы "өй"чек тә матур килеп чыккан.
Йосыф абый әйтүенчә, авылда ун кизләү бар икән. Авыл Әби чишмәсе белән башланып китә, Закир чишмәсе белән төгәлләнә. Көтү, Шәми, Кыңгырау атамалары белән йөртелүче кизләүләр арасында игезәк, янәшә агучы Ислам чишмәсе дә бар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев