Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сыер савучысы Гөлнур Гыйльманова: "Сөенә-сөенә яраткан эшеңә бару зур бәхет"

"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе Ике басу Арташ бригадасы сыер савучысы Гөлнур Гыйльманова да 33 ел инде малкайлары янына ашыга.

-Кеше акыллары бар бит аларда. Иртән килүемә әйбәт кенә тордыгызмы дип, хәлләрен белешәм. Әле берсе, җавап бирә, әле берсе. Тәртип бозсалар, йомшак итеп ачуланып та алам. Иң күп сөт бирә торган сыерым Кама 25 литр белән куандыра иде, күз тиде. Күп сөт бирә торганнар озак яшәми шул, күзсенәләр, - дип сыерлары турында яратып сөйли ул.

Беренче сыйныфтан ук әнисен фермага озаткач өйдәге сыерны савып, көтүгә куган кыз башка төр һөнәр сайлау турында уйламый да. Җәен әнисе янына җәйләүгә төшеп тә булыша. Хезмәт стажы 33 ел булса да, сыерлар арасында кайнаша башлаганына кырык еллап вакыт узган. Бер торакта дүрт сыер савучы - Марсилә Җәлилова, Илюзия Төхвәтуллина, Рәсимә Хәбирова һәм Гөлнур апа дус-тату, аңлашып эшлиләр.

-Иртән фермага дүрттә ки­ләм, җиденче яртыга төгәлләп өйгә кайтабыз. Көндәлек савым 400 килограммнан артып китә иде әле. Ашатуга да бәйле бит, чөгендердән ясалган азык кайтаралар иде, шул бетеп китте, сөт тә шуңа әзәйде бераз. Ул барында рәхәт иде, ашата торабыз, савып торабыз, сөт мул булды. Азыкны миксер тарата, савым сыерларына аерым тагын он өстәп чыгабыз. Сыттырылган арпа, жмых та бирәбез, - ди Гөлнур апа.
Хезмәтеңә тиешле хезмәт хакы алу һәр заман өчен актуаль мәсьәлә. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Иртә таңнан торып, кичкә кадәр физик хезмәт башкарган сыер савучыларның хезмәт хакы башка һөнәр ия­ләре белән чагыштырганда бик аз иде. Соңгы елларда хезмәт хакларында арту күзәтелә.

-Акчаларны бик әйбәт алабыз, менә узган айда 25 мең сум ал­дым. Сөенеп бетә алмыйм, авыл җире өчен бик әйбәт бит. Хезмәт хакы сөткә, башкарган эшкә карап түләнә. Сөтең күп булса, стенаң ак булса, сыерларың чиста булса акча әйбәт чыга. Әле моңарчы ике савым иде, хәзер өч тапкыр сауганга да өстәлә, - дип куана терлекче ханым. - Эшең чиста булгач, хезмәттәшләр янында да, директорыбыз кар­шында да күңелебез тыныч.

Яраткан хезмәтең, аңа тиешле түләү алу эш кешесе өчен зур канәгатьлек булса, авылдашларыңның ихтирамын тоеп яшәү тагын да күңелле. Шушы көннәрдә авыл клубында Гөлнур Гыйль­­­манованың хезмәтен хөрмәтләп, яшь буынга үрнәк итеп, кичә дә уздырганнар.

-Авылыбыз мәдәният йорты мөдире Раилә Мөхәм­мәтҗанова башлап йөрде бу эшне. Җитәкчелеккә, элеккеге хезмәттәшләремә, авылдашларга рәхмәттән башка сүз юк. Авылыбыз кешеләре табынга куярга ризыкларга кадәр пешереп алып килгән. Җитәкчебез ак шәл дә бүләк итте әле, - дип, шатланып туя алмый.

Бер ул, бер кыз үстергән уңган ханым. Кызының үз гаиләсе бар. Улы - Илгизәр дә терлекчелеккә эшкә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев