Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызның яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең супер-финалына әзерләнә

Бу көннәрдә талантлы райондашларыбыз "Созвездие-Йолдызлык-2014" республика иҗат фестиваленә әзерләнә - 14-17 апрель көннәрендә Казанда фестивальнең супер-финал ярышлары узачак.

Супер-финалга райондашларыбыз 24-25 мартта конкурсның Теләчедә узган зона ярышларында җиңеп үтте. Анда безнең районның Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбеннән 77 бала катнашкан иде. Ләкин супер-финалга иң-иңнәре генә үтте. "Вокал-соло" номинациясендә Зилия Вафина - I, Динар Гарипов - II, Миләүшә Сәгъдуллина - II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. "Вокаль ансамбль" номинациясендә - "Тамчы" - II, "Хореография" номинациясендә - "Яшьлек" бию төркеме (җитәкчесе - А.Мөбарәкҗанова) - II, сәнгать мәктәбе бию коллективы (җитәкчесе - Т.Гыймадиева) III дәрәҗә дипломга лаек булды. Райондашларыбызга уңышлар телибез!

Фото vk.com сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев