Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Талпан сентябрьдә дә тешли

Быел республикада кешеләргә урман бете кадалу очраклары арткан. Әлеге бөҗәкләрнең активлашу чоры башланганнан алып, сәламәтлек саклау учреждениеләренә талпаннан зыян күргән 4410 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1050се - балалар.

Безнең районда да эндемик зонага кергән торак пунктлар шактый. Әйтик, сезон башланганнан алып, Теләче районында медицина учреждениеләренә талпан тешләгән 6 кеше килсә, безнең районда бу сан 72гә җиткән. Бер кеше боррелиоз белән авырган. Аеруча урманга якын Иштуган, Шәмәрдән торак пунктларыннан мөрәҗәгать итүчеләр күп. ТР Гигиена һәм эпимедиология үзәгенең Саба филиалы белгечләре аңлатуына караганда, талпан кадалу очракларының артуы сентябрь аенда да күзәтелә. Урман бетеннән зыян күрүчеләргә, энцефалит, боррелиоз белән авырмас өчен, медицина учреждениеләрендә иммуноглобулин алырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпан