Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Татамедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган акциядә Кәримулла Гатауллин кызыксындыру бүләгенә лаек булды

2017 елның икенче яртысына «Татмедиа» акционерлык җәм­гыяте нәшер иткән басмаларга язылучылар арасында быел да бәй­ге үткәрелеп, инде нәтиҗәләр чыгарылды. Берничә ел дәвамында уздырылучы әлеге акциядә райондашларыбыз да бик актив катнашып, күпләргә отыш ияләре булырга да насыйп булды. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына абүнә нәтиҗәләре буенча Сабадан Кәримулла Гатауллин акциядә кызыксындыру бүләгенә...

2017 елның икенче яртысына «Татмедиа» акционерлык җәм­гыяте нәшер иткән басмаларга язылучылар арасында быел да бәй­ге үткәрелеп, инде нәтиҗәләр чыгарылды. Берничә ел дәвамында уздырылучы әлеге акциядә райондашларыбыз да бик актив катнашып, күпләргә отыш ияләре булырга да насыйп булды.

Агымдагы елның икенче яртыеллыгына абүнә нәтиҗәләре буенча Сабадан Кәримулла Гатауллин акциядә кызыксындыру бүләгенә лаек булуын белгәч, бик куандык. Чөнки газета-журналлар укырга яраткан кеше район матбугатына да битараф була алмый. Кәримулла абый «Саба таңнары» газетасына да гомере буе тугры булып, быел аңа «Саба таңнары» газетасына язылучылар арасында уздырылган лотереяда да савыт-саба комплекты оту бәхете елмайган иде. Ни дисәң дә, үзебезнең кеше. Редакциябездә бүләкне тапшырган вакытта үзе белән аралашып, аның чын мәгънәсендә укымышлы кеше булуы, рухи байлыкны барыннан өстен күреп яшәүләренә инандык. Шул ук вакытта уку, мәгълүматлы булыр өчен бернинди киртә дә булмавына ышандык.

- Вакытлы матбугат белән гомерем буе дус булдым. Элегрәк 12-13 газета-журнал яздыра идек. Бүгенге көндә 8 төрле исемдәге басма алдырабыз. «Казан утлары» журналы 1968 елдан бирле бер саны да калмыйча килә. Хәтта Мәскәүдә армиядә хезмәт иткәндә дә яздырдым. Үзем укып бетергәч, шулай ук хәрби хезмәттәге иптәш малайга бандероль итеп сала идем. Рус авылында яшәгәндә дә бердәнбер татарча газета-журнал алдыручы мин идем. «Идел» журналы чыга башлаганнан бирле бер санын да калдырмый укып барам. «Сөембикә» алдыргач, хатын-кызлар журналы бит ул, дип көлсәләр дә, ир-атлар өчен дә бик кызык шул ул, - ди тиздән 70 яшен тутыручы Кәримулла Гатауллин. Газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов Кәримулла Гатауллинга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бүләген тапшырып, алга таба да әлеге акциядә актив катнашырга чакырды. Ул район матбугаты турында да җылы фикерләрен әйтеп, моннан соң да «Саба таңнары»ның дус­ты булып каласына ышындырды. Район елъязмасы булган «Саба таңнары» газетасына 2018 елның беренче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләрендә Кәримулла әфән­де кебек тугры дусларыбыз артуына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев