Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татар иленең якты почмагы, Сабам

Августның соңгы көннәре - Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу көннәре ул.

Илебездә барлыкка килгән демократик үзгәрешләр безнең республиканы да, шулай ук районыбызны да читләтеп узмады, ә киресенчә, бик тә мөһим күтәрелешләр белән тарихка кереп калды. Әйе, XX гасырның ахыры - XXI гасырның башы зур үзгәрешләр, гыйбрәтле язмышлар чорына туры килде. Иң мөһиме, Татарстан Россия Федерациясендә үзгә статуска ия булды. Бу югары даирәләрдә хакимлек иткән зыялы шәхесләребезнең хезмәт җимеше дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. 1990 елның 30 августында Республикабызның суверенлыгы турында Декларация кабул ителде. Демократик күтәрелеш чорында мәйданнарда дәүләтчелегебезне торгызу идеясен күтәреп чыгучылар арасында районыбыз вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде.
Бу мөһим документта Татарстанның Халыкара субъект икәнлеге әйтелгән. Анда Россия һәм башка республикалар белән Шартнамә (Килешү) нигезендә махсус мөнәсәбәтләр урнаштырылырга тиешлеге ассызыкланган. Һәм менә шуның нигезендә 1992 елның 21 мартында республикабызда халык референдумы үткәрелеп, Татарстанның суверенлык статусы республикада яшәүче барлык милләт вәкилләре фикере белән ныгытылды. Күп илләр барлыгын да белмәгән Татарстанның дөньяга танылуы әнә шулай башланып китә. 1974 елда Ак йортта Америка Президентының Советлар Союзыннан килгән делегация арасында булган ТАССР Министрлар Советы рәисе Гомәр Усманов "Мин Татариядән" дигәч, Р.Никсонның "Татария? Кайда соң ул?" дип күзен түгәрәкләндерүе бер хәл. 1992 елда - Республика Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәнгә бер ел вакыт узгач та, дөньяда татарларны утрак тормыш алып баручы кыргый халык дип күзаллаучылар күп була әле. Чит илләрдә Татарстанны еш кына Казахстан белән бутыйлар һәм: "Татарстан? Ә кайда соң ул?" - дип сорыйлар. 1992 елда Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, танылган китап белгече, якташыбыз Әбрар Кәримуллин Кембридж шәһәренә Халыкара фәнни конференциягә баралар. Конференциядә катнашучыларга алар алдында Татарстаннан килгән кунаклар чыгыш ясаячагын игълан иткәч, зал җанланып китә. Кемдер атлы җайдак булып сикереп күрсәтә, кемдер кылыч болгаган хәрәкәт ясый. Хәзер инде Кембридж университетында белем алган студентларыбызны күреп тә, инглизләр татар егетләренең һәм кызларының кыргый халык вәкилләре түгеллеген яхшы аңлыйлар.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X