Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү бара: исемлектә Сатыш урта мәктәбе дә бар

Татарстанда чираттагы киң колачлы социаль проект дәвам итә: 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү бара. Быел исемлеккә 1976 елда төзелгән Сатыш урта мәктәбе дә кергән.

Бинаны капиталь ремонтлауга июнь башында җаваплылыгы чикләнгән "Рыбнослободск-Уни­вер­­салстрой" җәмгыяте төзү­челәре кереште. Хәзерге көндә мәктәп чын мәгънәсендә төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Эшнең колачын күзаллау өчен төзүчеләр кулы тими калачак урыннарны гына санап китү кулайрак биредә. "Нигездә тәрәзәләр һәм түбә генә алыштырылмый кала. Хәтта түбәдә дә 150 квадрат метр мәйданда эш башкарырга туры киләчәк. Стеналар, санузеллар, идәннәр, ишекләр, керү юлы, түшәм - барысы да үзгәртелә ,- ди 7 еллык эш тәҗрибәле мастер Руслан Галиев.

Төзүчеләр эшне мәктәп каршындагы җир рельефын үзгәртүдән башлаганнар. Нәтиҗәдә бер җитди проблема хәл ителгән: грунт алынганнан соң яңгыр сулары хәзер нигездән читкә таба агачак. "Евроакцент Саба" җәмгыяте эшчеләре җир астына күмелә торган чистарту җайланмасын да урнаштырган. Фасадны сайдинг белән төрү 80 процентка төгәлләнгән. "Тышлауның тагын бер атналык эше калып бара"- диде төзүчеләр бригадиры Рафис Шәяхмәтов. Хәзер төп эшләр бинаның эчендә алып барыла.

-Мәктәпкә ремонт бик кирәк иде. Төзүчеләрне коллектив бе­лән көтеп алдык. Капиталь ремонт персоналның хезмәт шартларын күпкә уңайга үзгәртәчәк, укучыларның мәктәптә булу вакыты өчен дә өстәмә уңайлыклар тудырыла. Әйтик, спортзалда күнегүләр узучылар өчен кызлар һәм малайларга аерым душ, киенү-чишенү бүлмәләре булдырыла. Остаханәгә резина идән җәелә, стеналар юыла торган гипсокартон белән тышлана, гомумән, дизайн үзгәрә. Миллионнарга төшәчәк ремонт өчен коллектив район җитәкчеләренә дә рәхмәтле, каралган сумманың шактый өлеше район бюджетыннан бит әле аның,- дип аңлатты Илфат Галимов.

- Ремонт башланыр алдыннан укытучыларны җыеп, нәр­сәләр эшләнәчәк, кемнең кабинеты нинди булачак - барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттылар, тәкъдимнәребезне өйрәнделәр. Булачак үзгәрешләр куандыра, билгеле. Мәктәпнең моңарчы актлар залы да юк иде, бәйрәм чараларын коридорда үткәрдек. Ремонт бу уңайсызлыкка да чик куя. Без канәгать, 1 сентябрьне яңартылган мәктәптә каршыларбыз дип ышанып торабыз инде,- ди 1985 елдан эшләү дәверендә мәктәптә күп үзгәрешләрнең ша­һиты булган педагог Розалия Әхмәтшина.

Ремонт колачы ашханә блогында да нык күзгә ташлана.Укучыларны ашатуны санитар нормаларга тулаем туры китерү, ит, яшелчәне аерым цехларда эшкәртү, савыт-сабаларны юу өчен үзенә блок булдыру каралган.

-Канализация керә, шартлар бик уңай була. Күңел биреп эшләргә дә эшләргә кала,- дип куанычын уртаклашты ашханә хезмәткәре Гүзәл Сабирова.

Мәктәпләренең яңаруына укучылар да шат. Гомумән, 1 сентябрьдә белем бәйрәменә килүчеләр мәк­тәп­ләрен танымаслар да әле. Үзгәрешләр алгы фасадтан, ишек төбеннән үк башлана. Төзүчеләр 2011-2015 елларга исәпләнгән "Уңай­лы мохит" максатчан про­граммасының гамәлдә булуын да исәпкә алганнар. Әмма пандусларның беркемгә дә кирәге чыкмасын, балаларга яңартылган Белем йортларының игелеген сау-сәламәт булып кү­рергә, кадерен белергә насыйп итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев