Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда Кайгы көне

Бүген, 14 мартта Татарстанда "Адмирал" Сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар истәлегенә Кайгы көне игълан ителде. Әлеге уңайдан дәүләт әләмнәре төшереләчәк һәм күңел ачу чаралары кичектереләчәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, сәүдә комплексында корбан булучылар саны 15 кешегә җиткән. 50 дән артык кеше зыян күргән, яраланган 14 кеше шифаханәләрдә. Һаман да егермеләп кешенең язмышы билгесез. Трагедия уңаеннан җинять эше кузгатылды. Тикшерү органнары фирма җитәкчесе - комплексны арендалаучы 30 яшьлек Гусейн Гахрамановны кулга алды. Бүген Совет районы суды аны ике айга сак астына алу турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X