Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда "тавык маньягы" ауга чыккан

Бу көннәрдә Нурлат районының Зирекле һәм Бикүле авылларында билгесез җәнлек хуҗалыкларда күпләп кош-кортларны юк итә. Хуҗалар сөйләвенчә, ерткыч төнге якта ауга чыга икән. Кош-кортның я башы юк, я кан эзе бар. Халык телендә билгесез җанвар "тавык маньягы" дип йөртелә башлаган. Әлеге җәнлек су кырыена урнашкан хуҗалыкларга һөҗүм итә икән. Районның...

Бу көннәрдә Нурлат районының Зирекле һәм Бикүле авылларында билгесез җәнлек хуҗалыкларда күпләп кош-кортларны юк итә. Хуҗалар сөйләвенчә, ерткыч төнге якта ауга чыга икән.
Кош-кортның я башы юк, я кан эзе бар. Халык телендә билгесез җанвар "тавык маньягы" дип йөртелә башлаган. Әлеге җәнлек су кырыена урнашкан хуҗалыкларга һөҗүм итә икән. Районның баш аучысы Ринат Мостафин белдергәнчә, ул сасы көзәнгә охшаган. Һава торышы кызу торганда, әлеге җәнлекләргә ашарга ризык булмаганга, хуҗалыкка елыша. Аучы коймаларны ныгытырга, ит белән ау оештырып карарга, сарайны дегет белән буярга киңәш итә, дип яза "Дуслык" басмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев