Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәк авылы юллы булды

Быел да "Татавтодар" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы хезмәткәрләре алдына куелган эшләр киң колачлы. Бу көннәрдә мастер Илнур Сабуров бригадасы Төбәк авылында эш алып бара. Биредәге бер урамга 2012 елда асфальт түшәлгән булса, быел икенче урамда яшәүчеләр дә әлеге бәхеткә тиенгән. Биредә быел 1,6 километрда эш башкарылып, табадай тигез юл...

Быел да "Татавтодар" ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы хезмәткәрләре алдына куелган эшләр киң колачлы. Бу көннәрдә мастер Илнур Сабуров бригадасы Төбәк авылында эш алып бара. Биредәге бер урамга 2012 елда асфальт түшәлгән булса, быел икенче урамда яшәүчеләр дә әлеге бәхеткә тиенгән. Биредә быел 1,6 километрда эш башкарылып, табадай тигез юл салынган. Бүген әлеге участокта 12 эшчедән торган бригада юл кырыйларын балчык салып тигезләп, тиешле таләпләргә китерү белән мәшгуль. Әле моның белән генә эш бетми, яңадан юл кырыйларына вак таш катламы салыначак. "Төбәк районда бөтен урамы да асфальтланган бердәнбер авыл", - ди филиалның баш инженеры Илдус Гәрәев. Юлчылар үзләре хезмәт нәтиҗәсен күреп куансалар, Төбәк авылы халкының сөенече тагын да зуррак. "Күңел ышанмаслык эш булды, язгы-көзге пычракларда юлсызлыктан тилмергән идек, урам аша чыгу да, күршегә керү дә зур мәшәкать иде. Уйга килмәгән гамәл булды бу, әбиләр дә кемнең генә башына килде икән бу дип, хәер-дога кылалар, озын гомерле була күрсен, эшләүчеләргә дә, җитәкчеләргә дә рәхмәт яусын", - ди тигез юлдан велосипед белән җилдерүче Олы Кибәче мәктәбе укытучысы Илүсә Гыйльметдинова. "Татавтодор" филиалы юлчыларының хезмәте халыкка нинди уңайлылык китерүен, зур мөмкинлекләр бирүен аңлатып торасы юк. Шулай ук Алмаз Мусин бригадасы бу көннәрдә Иске Икшермә кадет-интернат мәктәбе базасында төзелеп килүче автодромда күләмле эш башкара. Инде 9240 кв.метр мәйданны биләгән төзелеш эшләренең ком, вак таш катламнары әзер­ләнеп беткән, җомга көнне асфальт түшәлә башлау планлаштырыла. Юл йөрү­челәр хәтерлиләр, Казан-Шәмәрдән юлының Сатыш-Саба участогында (8,2 километр) көздән үк 5 урында су агу өчен торбалар салынып, әзерлек эшләренә нигез салынган иде. Илнар Шәфигуллин бригадасы егетләре тиз арада әлеге участокның түбән катлау өлешен тәмамладылар. Алдагы көннәрдә фреза белән юлны тигезләп, тиешле параметрларга китергәннән соң 4 сантиметр калынлыгындагы өске кат асфальт түшәләчәк.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев