Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТЕРЛЕК АЗЫГЫ ПЛЕНКАГА ТӨРЕЛӘ

"Курсабаш" җәмгыятендә елның-елында сенажны пленкага төреп әзерлиләр. "Ашатырга да уңайлы, әрәм-шәрәм ителми, сыйфаты бозылмый. Күпьеллыкларның 120 гектарыннан алынган массадан 250 тонна пленкага төрелде инде",- дип санап күрсәтте җәмгыять җитәкчесе Тәлгат Хуҗин. Биредә барлык техника терлек азыгының шушы төрен әзерләүгә тупланган. Люцерна белән тимофеевка кушылган күпьеллык үләнне Ирек Җиһаншин, Гарифҗан Гатауллин,...

"Курсабаш" җәмгыятендә елның-елында сенажны пленкага төреп әзерлиләр. "Ашатырга да уңайлы, әрәм-шәрәм ителми, сыйфаты бозылмый. Күпьеллыкларның 120 гектарыннан алынган массадан 250 тонна пленкага төрелде инде",- дип санап күрсәтте җәмгыять җитәкчесе Тәлгат Хуҗин. Биредә барлык техника терлек азыгының шушы төрен әзерләүгә тупланган. Люцерна белән тимофеевка кушылган күпьеллык үләнне Ирек Җиһаншин, Гарифҗан Гатауллин, Фәтхелислам Хәйруллин чабалар. Алар артыннан Фаил Закиров тырмалап теземнәргә сала. Рифкать Хөсәенов һәм Рузил Әхмәтҗанов төргәкләгән сенаж массасын, Рамил Рәхимуллин һәм Рәмис Әхмәтҗанов пленкага төрәләр. Фиргать Сәлахиев "КОН-10" белән төяп штабельләргә өя. Хуҗалыкта яңа сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылуы да терлек азыгын мул һәм сыйфатлы итеп әзерләргә этәргеч ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев