Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әтиле-уллы фермерлар [+фоторепортаж]

Олы Арташ авылында яшәүче Нияз Хәбибрахмановның нәкъ менә сарыкчылык белән шөгыльләнә башлавы очрак­лы түгел.

Бу юнәлештә юл күрсәтүче - зоотехник булып эшләп лаеклы ялга чыккан әтисе Тәфкил абыйның тәҗрибәсе зур. "Зоотехник та, хисапчы да, булып эшләдем. Туксанынчы елларда колхозларда үзгәрешләр башлангач, сарыкчылык белән шөгыльләнеп карарга булдык. Ул чакта абзарда барлыгы өч дистә баш мал бар иде", - дип сөйли гаилә башлыгы.

2014 елда гаилә фермасы буенча хөкүмәттән бер миллион сум ярдәм алып, авыл башындагы буш җирдә 20 елга арендага алынган болынлыкка терлекләр өчен корылма төзи. Сараендагы сарыкларны да шунда күчерә. "Әлегә сарык сатып әлләни баеп китә алган юк. Максат та ул түгел. Безнең төп бурыч - баш санын арттыру. Шуңа күрә тәкә бәкәйләрне үстереп сатабыз, ә саулык бәкәйләр үрчем өчен", - дип киләчәк планнары белән уртаклаша әтиле-уллы фермерлар. Бүгенге көндә 30 баштан артык ана сарыгы, бер тәкә һәм бәкәйләре бар. Бизнес-планы буенча ана сарыкларның саны 100 башка җитәргә тиеш икән. Киләчәктә баш санын арттыргач, кафелар белән эшләп булмасмы, дип тә фикерлиләр.

-Сарыклар барысы да үзебезнең электән асрап килгән нәсел. Менә хәзер токымнарны яңарта башладык, 5 баш "Романовский" токымлы сарык, тәкә алыштырып алдык, - ди Тәфкил абый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X