Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тимердән чәчәк ясый

Төзүчеләр көне уңаеннан җавап­лылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыятендә үз эшен бик яратып башкаручы Рәис Мәүлин белән очраштым.

Баштарак районның төрле оешмаларында машина йөрткән ул. Хәзер исә тимердән төрле бизәкләр ясый. Бу һөнәрне ни өчен сайлавы турында түбәндәгеләрне сөйләде: "Мин оешмадан ерак тормагач, металлдан төрле әйберләр ясау­чыларның ничек эшләгәннәрен гел күзәтеп йөри идем. Аларның хезмә­тенә кызыгып, үземне шушы һө­нәрдә сынап карарга бул­­дым. Баштарак кыенга килде, бө­тен нәрсәне дә белеп бетермисең бит. Моны бөгәсең дөрес чыкмый, тегене кисәсең, ул да туры килми. Осталык әкренлек белән килә икән. Хәзер эшли башлаганга 3 ел булды. Үзебезнең хезмәт кергән әйберләргә сокланып карап йөрибез. Капкалар ясыйбыз, кеше нинди заказ бирә, күңеле ошатырлык итәргә тырышабыз. Эшеңне кабул итсәләр, күңел күтәрелә. Еш кына урамнардан үткәндә капкаларда үзең ясаган бизәкләрне карап та уңай хисләр кичерәсең",- дип сөйләде Рәис абый.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев